ЯЛМА’У ф. 1) к. ялау I. Даян ирен тирәләрен ялмады да, яңакларын күпертеп, Байдар кыяфәтенә кереп, тезеп китте: – Сания дә качак, мин дә качак, урлап, ятак бүлдек. В.Имамов. Ләйлә дә тик тормады, Иреннәрен ялмады. Л.Лерон

2) Бик тиз, зур-зур кабып ашау; ашап бетерү, кабып кына йоту. Теге көнне без тәкәне ялмаган кебек, кимерә-кимерә ашарга тиеш ул безне. Әкият

3) күч. Нинди дә булса өслеккә иңләтеп таралу, җәелү. Мич эчен ут-ялкын ялмагач, Йөрәккә үрләде ут теле ---. Ф.Гыйззәтуллина

4) күч. Бик тиз эшләп бетерү. К уркып тормый, ялмый гына бит ул

5) күч. Тиз арада юк итү, бетерү, юкка чыгару. Ут нигезгә кадәр ялмагач, хуҗа, кулын күкрәгенә кушырып: – Гаепләмәгез инде, җәмәгать, өем кечкенә иде, пожары көчле булмады, – дигән, имеш. Н.Гыйматдинова

Ялмап кабу Бөлдерү; һәлак итү. Капитал бит сезне дә ялмап каба, Сез йөрисез ике арада ялап таба. Г.Камал

Ялмап алу Тиз генә ялмау. Зур янгыннар вакытында төтен болытының үзендә дә ут кабынып киткәли, чөнки агач янганда чыккан төтендә күп микъдарда үтә вак дегет тамчылары була, һәм вакыт-вакыт бу болытны ялкын ялмап ала. А.Тимергалин

Ялмап бетерү Барысын да ялмау. Сугыш ялмап бетергәнче, Сиңа бирим, кыз бала. М.Шабаев. Ә бүген, мин юкта, бүлмәдәш малайлар бөтенесен ялмап бетергән! В.Нуруллин

Ялмап килү Аз-азлап, акрынлап ялмау. Ул вакытта зур кыз бөтен мич алдын ялмап килгән ялкын белән көрәшә иде инде. Л.Ибраһим-Вәлиди

Ялмап китү Кинәт ялмау; тиз арада ялмау. Ялмап китә алмый утлар аны, Басып китә алмый сулар аны, Чайпалдырмый җаным чак тота... Ф.Җамалетдинова

Ялмап кую Бер тапкыр ялмау; тиз генә ялмау. Иренен ялап куйган, Тагын бер Ялмап куйган. Күренеп тора инде: Куянның тамак туйган! Р.Миңнуллин. Сарымсаклап торып, каяндыр ялт кына табып китерелгән салкын сарык ботын ялмап куйды. Д.Булатова

Ялмап тору Даими, әледән-әле ялмау; әле, хәзерге вакытта ялмау. Җизни, әйтәсе сүзен тәмләп карагандай, иреннәрен ялмап торды ---. Г.Бәширов. Көннәрне ялмап кына тора эш-мәшәкать дигән нәрсәләр! А.Гыйләҗев

Ялмап чыгу Барысын да рәттән ахырына кадәр ялмау. Өчиле тегермәненең ике ягында җәелеп яткан, печәне билгә җиткән ике болынны ике көн эчендә ялмап чыгып, әллә ничә кибән өеп куялар иде. Г.Ахунов. Шул ничәмә-ничә гектар җирне ялмап кына чыга торганнар иде бит... кул белән, бернинди машинасыз... Н.Фәттах

Ялмый бару Рәттән ялмау; торган саен ныграк ялмау. Торган саен йөрәкне ялмый барган паразитларның көче арта. Шәһри Чаллы

Ялмый башлау Ялмарга тотыну. Озак та үтмәде, имән ботакларын ялкын телләре ялмый башлады. Н.Хәсәнов. Святослав, казаннан гына алынган кайнар итне бүлергә әзерләнгәндәй, җиңнәрен сызгана, иреннәрен ялмый башлагач, Ибраһим кабалана-кабалана тезде: – Каганны чәнчелдереп төшерсәң, үзеңә дан. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә