ЯЛМАНУ ф. 1) к. ялану. Ә кайбере учына кат-кат салдырып, мыегына ботка буялган мәчедәй, озак ялмана. Ф.Яруллин. Шунда ук теләнчеләр, аксак-туксаклар, каралар... тамагы ач башка төрле ыбыр-чыбыр ялманды. Н.Фәттах

2) сөйл. Ялаштыру, кат-кат ялау . Ә иң кечкенә сеңлесе, рулетның үзенә тигән өлешен ялмана-ялмана: – Алма апай, ә конфет алып кайтмадыңмы? – дип елышты. М.Мәһдиев. Аннары, башак өстәп салуга, олы җиленен селкетеп, озын мөгезләрен куркыныч селтәп, кара кызыл сыер чыга, һаман көрпә ялманган сарыкларга ачуланып, аларны сөзеп-сөзеп җибәрә. Д.Булатова

3) күч. Берәр нәрсәне сарып алу, үрләү. Ут беразга гына сүрелгән кебек булды да, ялкын телләре төпнең яңгыр үтмәгән эченнән ялманып өскә үрләделәр. А.Гыйләҗев. Кызгылт сары ялкын телләре, зәһәр еланнардай ялманып, соргылт комсу туфрак чәчрәгән броня өстендә биешә, алар шуышып узган урында металл кызып, күкселләнеп кала иде. М.Маликова

4) Икенче берәү ашаганга кызыгып, ымсынып, иреннәрен ялап тору. Малайлар яннарына килеп баскач, иркә песи сыман кыланып, я муеннарын ышкып сырпаланалар, я кытыршы иреннәре белән ялманалар. В.Имамов

5) күч. Кызыгу; башкаларда булганны теләү. Шулай инде, акчаң булмаса, ялманасың инде. Т.Миңнуллин. Без, нигездә, ипи телеменә ялманып иҗат итә торган кавем. Р.Фәйзуллин

6) күч. Ялагайланып, өмет итеп, көтеп йөрү. Әгәр дә без шул көч-куәтебезне файдалы эшләргә җигеп, республикабыз табышын көннән-көн арттыра барсак һәм үз байлыкларыбызның күпчелек өлешен үз халкыбыз мәнфәгатьләренә тотуга ирешсәк, киләчәктә бюджет бәлеше тирәсендә болай ялманып-ялварып, теләнеп тә йөрмәс идек. Р.Вәлиев. Җаһилләр йөри үзләрен Фәрештәгә тиң күреп. Ялманып тамак туйдыра Ялагайлары, өреп. Э.Шәрифуллина

Ялмана башлау Ялманырга тотыну. Шуны гына көткәндәй, мәче ялмана башлады. Ялкын

Ялманып алу Берара, аз гына ялману. Касыйм ялманып алды, күзләре майланып китте, иреннәренә мәгънәле елмаю җәелде. М.Маликова. Авыл мәчеләре телләрен чыгарып, иреннәрен ялманып алдылар. Л.Лерон

Ялманып йөрү Даими, гел ялману; озак вакыт дәвамында ялману. Әдәбият белән реаль тормыш үзара ярышып, бер-берсеннән өйрәнеп, казна караклары, мафия, азгынлык корольләре һәм королевалары, алар янында ялманып йөрүче мескеннәр үрчетә. Р.Шәрәфиев

Ялманып кую Бер мәртәбә ялману; тиз генә ялману. Трамвайга утырып тулай торакка баралар иде, бер тукталышта Лениза, кулындагы ромашкалар бәйләме аша үрелеп, ачык ишектән урамга карады да: – Морожный саталар, – дип ялманып куйды. М.Маликова

Ялманып тору Әле, хәзер ялману; озак вакыт дәвамында ялману. Аның баядан бирле ялманып торганын күңелле күзәткән Басыйр Бариевич арткы утыргычка ымлады: «Ал. Сиңа. Бүләк». А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә