ЯЛМАВЫЗ и. 1. миф. 1) Төрки мифологиядә кешеләр ашаучы куркыныч мифик зат. Ялмавыз җиде чакрымнан теле белән ялмап йотар. Әйтем. Берәр ялмавыз яки дию посып ятмасын! Р.Батулла. Мин анда явыз Ялмавыз ролен башкардым. Шәһри Казан

2) күч. Ачкүз, туймас тамак, туймас күз. – Кит моннан, ялмавыз! – дип, Годунов аны этеп җибәрде. М.Әмирханов

2. с. мәгъ. 1) миф. Юлында очраганнарны ашый торган; кеше ашый торган. – Миннән дә, ерак галәмдәге Гөләндәмнән дә ялмавыз карчык чыгарга тиеш иде… диде Ак әби, көрсенеп. А.Тимергалин

2) күч. Барысын да юк итә торган; куркыныч. Ай, ничек карыштылар ул китап-журналлар ялмавыз ялкынга... А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә