ЯЛЛЫ I с. 1) Яллап эшләтә торган. – Яллы хезмәт кулланмадыңмы? – дип сораган. М.Мәһдиев. Чөнки, беренчедән, яллы хезмәт кулланмаганнар, икенчедән, аларны җибәрсәң, тегермәндә эшли белүче кеше юк. Р.Вәлиев 2) Ялланган, ялланып эшкә алынган. – Ахырзаман килде, ахырзаман! – дип кычкырып, яллы сакчылар, берсен берсе изә-сыта, тимер капка бигенә ябырылды... В.Имамов. Күпчелек авылларда кайчандыр гөрләп торган клублар күптән ябылып, читтән килеп эшләүче яллы эшчеләрнең вакытлы торагына әйләнгән. Татарстан яшьләре |