ЯЛЛА’У ф. 1) Нинди дә булса эш башкару өчен, билгеле бер шарт белән кеше алу. Казан хәтле Казаннан ике адвокат яллады. Н.Акмал. Авыру хатынны карарга Надыйр шәфкать туташы яллады. Р.Мулланурова

2) Билгеле бер хак түләп, вакытлыча файдалануга техника алу, хезмәт күрсәтүне сорау. Кеше алдында күңеле кителмәсен дип, баланы төрергә ефәк юрган алып бардым, җиңел машина ялладым. Э.Шәрифуллина. Монысы – Нарулның хәйләсе, яңа өй салам, чокыр казып бир әле, дип, ул техника яллады. З.Мурсиев

Яллап йөрү Даими, гел яллау; озак вакыт дәвамында яллау. Бер-ике еллар элек студент тулай торакларына теләсә кемнәр килеп, егет-кызларны эшкә яллап йөргәннәр. Татарстан яшьләре

Яллап карау Ялларга тырышу; белү, сынау өчен яллау. Башка авыллардан да хезмәтчеләр яллап карады Хәмзә. Т.Нәбиуллин. Эшчеләр яллап караган идек тә, түзмәделәр. Шәһри Казан

Яллап килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә, даими яллау. – Ә син Островновларның гомер буена хезмәтче яллап килүләрен белми идеңмени? диде Аржанов, аннары күзен хәйләле генә кыса төшеп: Ялладылар инде, дус кеше, ялладылар... М.Шолохов

Яллап кую Тиз арада яки алдан яллау. Белмәссең, арада хәллерәге табылып, берәрсе эшкә дә яллап куяр. Р.Максудов

Яллый башлау Ялларга тотыну. Ул елларда ашлык бик уңып, колхозның исә үз көче белән генә ерып чыгарлык хәле булмаганда, читтән уракчылар яллый башлаганнар иде. Н.Фәттах. Хәлле ата-ана баласы өчен тән сакчысы да булып хезмәт итә ала торган гувернёрлар яллый башлаган. Сабантуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә