ЯЛЛАНУ ф. Билгеле шартларда нинди дә булса эшне башкарырга алыну. Ул быел яздан көзгә кадәр Бикбулатларга хезмәтче булып ялланган. Г.Бәширов. Менә шушы көннән мин әтигә ат караучы булып ялландым. А.Хәсәнов Яллана башлау Ялланырга тотыну. Ул анасы үлгәннән бирле хәллерәк кешеләргә яллана башлады. Г.Бәширов Ялланып кую Алдан яллану. Яз көне үк күрше авыл байларына ялланып куйган икән ул. Кызыл таң |