ЯЛКЫТУ ф. к. ялыктыру. Беркөнне, ничектер, дәрестә аңа бик күңелсез булып китте, тик утыру ялкытты, җырлыйсы килә башлады. Д.Каюмова. Алдан әзерләгән үсентеләрен, орлыкларын, ризыгын төяп, шул кыска вакытка гына булса да, ялкыткан базардан, шәһәр шау-шуыннан үзенең бакчасына күчеп китә ул. К.Кара

Ялкыта бару Акрынлап ялкыту; ялкыта башлау. Аралашу ялкыта бара

Ялкыта башлау Ялкытырга тотыну. Аннары шигырьләрдә бер үк образларның, бер үк шигъри формаларның бик еш кабатлануы да ялкыта башлый. Р.Миңнуллин. Югыйсә юл озын, бер сүз сөйләшми кайтуы ялкыта башлый. З.Мурсиев

Ялкыта төшү Беркадәр ялкыту; тагын да ялкыту. Башта яратып тыңлыйсың, йокы баса башлагач, ялкыта төшә, ахыр чиктә күпкә китә башлый. Шәһри Казан

Ялкытып бетерү Тәмам, бик нык ялкыту. Аннары инде сәламәт яшәү өчен көрәшергә тотындык: шакымаган ишек, бармаган табиб калмады, үземнең сорауларым белән кайбер табибларны ялкытып та бетердем. Кызыл таң

Ялкытып җибәрү Бераз ялкыту. Инде ике атна буе диссертация язып, кичләрен диңгез һавасы сулап йөргән Хәрзанны бу көндәлек бертөрлелек бераз ялкытып җибәрде, һәм ул шимбә кичне кино карап чыгарга уйлады. Г.Рәхим

Ялкытып тору Сөйләү моментында ялкыту; даими ялкыту. Зәркәнттән күчеп китүемнең сәбәпләре күп җыелды, шуңа күрә ваклыклары белән сезне ялкытып тормыйм, үз эшегез дә муеннан. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә