ЯЛКЫНСЫНУ II и. мед. Билгеле әгъза, тукыма һ.б.ш.да кызару, шешү, үлекләү, эрозия һ.б.ш. симптомнар белән характерланган авыру халәт. Аннары тезелеп китте төрле авырулар, дарулар, күзәнәкләр, ялкынсынулар, пневмонияләр, лейкоцитлар, эритроцитлар, хромосомалар, геннар, җеннәр... Г.Афзал. «Кояш җиләге» – бик югары сыйфатлы диетик ризык, көчле дәвалау чарасы, ул микробларны үтерергә, яраларны төзәтергә, ялкынсынуларга каршы торырга сәләтле, шуның аркасында, бүген дөньяның бик күп илләрендә аның кадерен беләләр. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә