ЯЛКЫНСЫНУ I ф. 1) Авырткан урын кызарып, шешеп китү. Керфек төпләре ялкынсынган – ул да йокысыз төн үткәргән булса кирәк. М.Хәсәнов. Тайган кулбашны моңа кадәр шактый тарткалаганнар, күрәсең, шешенгән, ялкынсынган. Ф.Яруллин 2) күч. Нинди дә булса сүз, күренеш һ.б.ш.дан күңелдә көчле кичерешләр уяну, тойгылар кузгалу, әсәрләнү; хискә бирелү; тәэсирләнү. Юкса бу тынгысыз, ялкынсынган җанны коточкыч, кичеп чыккысыз кайгы басар иде. З.Хәким. Чакрымнарны адым итеп Барам сине үбәргә. Ялкынсынган йөрәгемне Тыеп торыйм ниләргә? И.Сабиров. Күңел ялкынсыну 3) күч. Артык киеренке халәттә булу. Ялкынсынган ми икеләтә-өчләтә көч белән эшли, яңадан-яңа уй катламнарын актара, яңадан-яңа хатирәләрне ачып кына тора. М.Хәсәнов. Бу, бер яктан караганда, гел уйланудан инде баш мие ялкынсынган кеше өчен әйбәт булып калды, бераз ял итеп, зиһене яктырып китте. З.Мурсиев Ялкынсына бару Вакыт үткән саен күбрәк ялкынсыну. Кулының ялкынсына баруын күреп, борчыла башладык. Кызыл таң Ялкынсына башлау Ялкынсынырга тотыну. Бүген алар яңа куркыныч учагын ачтылар: үпкә ялкынсына башлаган! Г.Әпсәләмов. Көн буе макияж белән торган күз кабагы кичкә таба ялкынсына башлый. Ватаным Татарстан Ялкынсына төшү Бераз ялкынсыну; тагы да ялкынсыну. Күзләрең бүген тагын да ялкынсына төшкән Ялкынсынып алу Берара ялкынсыну. Инде минем дә тумас борын ук үпкәм ялкынсынып алгач, безнең гаилә яңадан туган туфракка кайтып төшкән. Т.Нурмөхәммәтов Ялкынсынып бетү Бик нык ялкынсыну. Куллар ялкынсынып бетте Ялкынсынып калу Берәр нинди сәбәптән, тәэсирдән, вакыйгадан соң ялкынсыну; ялкынсынган хәлгә килү. Алай да, үпкәсе ялкынсынып калмасын дип, район хастаханәсенә алып барырга уйладылар. Г.Бәйрәмова. Йөрәк ялкынсынып калды Синең биргән назларыңнан. В.Галиев Ялкынсынып килү Аз-азлап, акрынлап ялкынсыну; ялкынсына башлау Ялкынсынып китү Кинәт ялкынсыну; соңгы вакытта ялкынсыну. Күз төпләре ялкынсынып киткән. М.Хәсәнов. Нәкъ шул көндә йөрәгем ялкынсынып китте, хәтта «скорый» чакырырга туры килде. Г.Гыйльманов Ялкынсынып тору Гел, әледән-әле ялкынсыну; әле, хәзерге вакытта ялкынсыну; озак вакыт ялкынсыну. Яра, чынлап та, төзәлеп килә, тик әз генә ачык җире бар, ялкынсынып та тора. З.Мурсиев. Ялкынсынып торган яра тартылган кебек булса да, әле җөйләнеп үк бетмәгән, һаман әрни, сулкылдый. Р.Мулланурова |