ЯЛКЫНСЫНДЫРУ ф. 1) төш. юн. к. ялкынсыну. Көзнең салкынча, дымлы һавасы сулыш юлларын тагын да ныграк ялкынсындырды. С.Зыялы. Әлеге төркемгә керә торган үсемлекләр башлыча ашказаны-эчәк юлларын ялкынсындыралар. Агулы үсемлекләр

2) күч. Тәэсирләндерү; хисләндерү, ашкындыру, дәртләндерү. --- тәгәрмәч шыгырдавы күңелгә әллә ниткән шом сала, болай да курка-курка яткан Фатыйманың йөрәген ялкынсындыра. М.Хәбибуллин. Ул гына шулай күңелне ялкынсындырырлык итеп сайрый ала. Г.Гыйльманов

Ялкынсындыра башлау Ялкынсындырырга тотыну. Алар бит тиресен корыта, ялкынсындыра башлый. Сөембикә

Ялкынсындырып җибәрү Бераз ялкынсындыру. Әмма ханымның чәчләреннән килгән хушбуй исе егетнең хисләрен тагын да ялкынсындырып җибәрде, һәм алар бер-берсенең кочагына тәмам чумдылар. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә