ЯЛКЫНЛЫ с. 1) Ялкынланып яна торган; көчле ялкыны булган. Күккә ашкан андый ялкынлы учакны аның үзенә булдырып карарга иде. К.Җәмит. Куян, елый-елый, күл буендагы учакка сүз каткан: «Әй ялкынлы учак, шул явыз камышны яндыр әле!» Р.Вәлиев

2) күч. Бик кайнар, көчле, дәртле (хис тур.). Балачак мәхәббәте ул шундый ялкынлы хис икән, ул һич тә күңелдә тыныч кына ятарга яратмый, ул ташырга, атылырга юл эзли, аны кемгәдер сөйлисе, хәтта мактанасы, яшерен сөюеңне уртаклашасы килә икән. А.Гыйләҗев. Ялкынлы мәхәббәтемне тезләнеп аңлатулар, үгетләүләр дисеңме – берсе дә калмады. З.Мәхмүди

3) күч. Тәэсирле, үтемле; фикерне үтемле итеп җиткерә торган (сөйләү, чыгыш ясау тур.). Дөрес, ул үзе дә, кәефе килгән чакларда, бик ялкынлы, үтемле чыгышлар ясый торган иде. Ә.Еники. Әйе, ачуы чыкканда да тавыш күтәреп сөйләшми, кычкырышмый, йодрык төйнәп ярсый-ярсый чыгышлар ясамый, урам җыеннарында ялкынлы нотыклар тотмый. Р.Вәлиев

4) күч. Хисле, тәэсирле, үтемле; күңелгә үтеп керә, уйландыра, яшәү дәрте бирә торган (сүзләр тур.). Ларисаның ялкынлы, хисле сүзләренә җавап итеп, ул аны әкрен генә, ипләп кенә үпте, чын күңеленнән яратып иркәләде. М.Вәлиев. Ялкынлы җырлары белән Көч бирәдер яшәргә. Л.Шагыйрьҗан. Ялкынлы мәкалә. Ялкынлы шигырь

5) күч. Ашкынып, дәртләнеп, ярсып эшли торган. Чөнки С.Сүнчәләй шагыйрь дә, тәрҗемәче дә, драматург та, ялкынлы публицист та иде. М.Мәһдиев. Безгә А.Хәлим кебек ялкынлы публицист язучылар җитми. Н.Шәрифуллин

6) күч. Көчле хис чагылдырган, белдереп торган; дәртле (караш һ.б.ш. тур.). Чем кара мөлдерәмә күзләрнең ялкынлы карашы белән очрашып, егет бөтенләй өнсез калды. Н.Сәйяр. Аликның үзенә төбәлгән, әллә ниләр вәгъдә иткән ялкынлы, дәртле карашын күрми, аның бу ирдә бер эше юк. Р.Габделхакова

7) күч. Хөрмәт, ярату, сагыну кебек хисләрне белдергән; хискә бай, тирән тойгылы, кайнар (сүз тур.). Әлфияңә миннән ялкынлы сәлам тапшыр. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә