ЯЛКЫНЛАНУ ф. 1) Ялкын белән яну, ялкын чыгару. Шәриф абзый хайваннар янына чыгып киткән, ахры, Мәхүп әби, берүзе генә мәш килеп, ялкынланган мич каршында азаплана. А.Алиш. Ялкынлана-ялкынлана күтәрелде күккә учак. Г.Корбанова 2) Нурлану, нур чәчү. Бераз вакыттан соң күктә Айның тынычланган илаһи төсе ялкынланган Зөһрә йолдыз яктылыгына кушыла. А.Нәҗми. Зәңгәр чәчәкләр өстеннән йөгертелгән алтынсу җепләр ай нурларында гүя ут сорап ялкынланалар иде. Безнең гәҗит 3) шигъ. Нинди дә булса хис белән яну, дәртләнү. Хәзер әйтерсең аның мәхәббәте тирәнәйде, ныграк ялкынланды. Г.Ибраһимов. Янды йөрәк, янды, дөрләп ялкынланды... М.Мирза 4) күч. Көчле хисне, дәртлелекне белдереп, чагылдырып тору; нурлану. Ул күзләр Илсөя килеп керү белән шулкадәр җанлана, ялкынланалар, әйтерсең әйбәтләп шомартылган алмаз бөртегенә төрле яктан нур төшерәләр. Ф.Яруллин. Эш сөйсәгез, кешеләрне яратсагыз, тирә-юнегездәге матурлыкны күрә белсәгез, йөзегез нурланыр, күзегез ялкынланыр. Сабантуй Ялкынлана бару Торган саен ныграк ялкынлану. Җыр күтәрелә, Мөкәррәмә апаның күзләре ялкынлана бара, безнең дә ачыккан, туңган тәннәребез җылынып киткәндәй була. М.Мәһдиев Ялкынлана башлау Ялкынланырга тотыну. Машинада булган өч хезмәткәр тиз арада янгынны сүндерергә керешәләр һәм ялкынлана башлаган утны басалар. Шәһри Казан Ялкынлана төшү Беркадәр ялкынлану; тагы да ялкынлану. – Бүредән курыксаң, урманга барма, син бу мәкаль белән килешәсеңдер ич, Әзһәр абзый? – дип сабыр гына тотынды ул һәм, колхозның якын киләчәктәге эшләрен күз алдына китереп булса кирәк, соңга таба ялкынлана төшеп исбатларга кереште. Ф.Хөсни Ялкынланып алу Бер арада ялкынлану. Картаймыш көнеңдә тагын бер ялкынланып алырга насыйп икән әле... Ш.Маннапов. Аның аптырау-каушавы, киресенчә, хатынга кыюлык өстәп җибәрде булса кирәк, баягы оялчан күзләре янып, ялкынланып алдылар. З.Хөснияр Ялкынланып йөрү Һәрвакыт, гел ялкынлану. Уртак идеяләр, хыяллар, милли хисләр белән ялкынланып йөри торган кешеләрнең шулай уйланып утырулары да тансык, кадерле. Р.Фәйзуллин. Кешеләребез, һичшиксез, әйбәт, тырышлар. Эш өчен ялкынланып йөрүчеләр. М.Зарипов Ялкынланып килү Аз-азлап, акрынлап ялкынлану. Бу тойгы вакыт-вакыт эчтән ялкынланып килә, йөрәкне, бугазны кыздыра, эссесе битләргә чыкканы сизелә. Ш.Камал Ялкынланып китү Аз-азлап ялкынлану; тиз арада ялкынлану. Минем йөрәгемдә аңа карата зур хиснең кечкенә чаткысы бар кебек иде һәм, якыная, белә төшкәч, көчәеп, ялкынланып китәргә тиеш кебек иде. Ә.Еники. --- аның үзендә дә элеккеге кебек кабынып, ялкынланып китү дуамаллыгы инде юк, ул яшьлектә томанда өретелгәндәй төсмерләнгән каен рәтләре арасында адашып калган күк. А.Вергазов Ялкынланып кую Аз гына, кыска вакытка ялкынлану. Зәйни карт пөхтә итеп төзәтелгән ап-ак сакалын сыйпады. Күзләре ялкынланып куйды. Р.Сәгъди Ялкынланып тору Һәрвакыт ялкынлану; озак вакыт дәвамында ялкынлану. Аның ялкынланып торган күз карашы, яшь, сылу йөзе, тубыгына җиткән кара толымнары, тулы, төгәл буй-сыны бер карауда ирләр токымының аңын җуйдырыр иде. Н.Фәттах. Килеп җитте кайнар авазларың – Ялкынланып торган чын җырлар. Р.Миңнуллин |