ЯЛКЫНЛАНДЫРУ ф. йөкл. юн. к. ялкынлану. Бу исә аның бунтарь аңын тагын да ялкынландыра. Г.Мөхәммәтшин. Озын сүзнең кыскасы шул: йөрәкләрдәге дуслык утын тагын да көчлерәк ялкынландырырга ныклап ярдәм итә әлеге ихлас очрашулар. Ш.Мостафин

Ялкынландырып җибәрү Бераз ялкынландыру. Егетләрнең йөрәген яндырырга, нәфесләрен тагын да ныграк кымҗыртырга, өмет чаткыларын дөрләтеп, ялкынландырып җибәрергә тырышып, кызлар өзелергә торган нечкә билләрен бөгелдереп-сыгылдырып, аркаларына сузылып яткан калын, нәфис толымнарын чайкалдырып, чулпыларын чыңлатып алырга да онытмыйлар. С.Поварисов

Ялкынландырып тору Гел, озак вакыт ялкынландыру. Юллары да кисешмәде, сукмаклар очраштырмады аларны, ә күңелдә пыскып янган ут көчәйде генә: әйтерсең әйтелмәгән, ачылмаган сер булып калган мәхәббәт кызның йөрәген туктаусыз көйдереп-яндырып, ялкынландырып тора иде. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә