ЯЛКЫН и. 1. 1) Яна торган әйбер өстендә күтәрелгән ут телләре. Коры-сары өстәгәч, ялкын тагын да югарырак үрли, ут телләре көчәйгән саен, тирә-як караңгырак булып күренә. Г.Гомәр. Кызгылт ялкын чак кына һава хәрәкәтеннән дә менә сүнәм, менә сүнәм дип тетрәнеп китә ---. А.Тимергалин 2) күч. Нинди дә булса көчле хис. Эчемдәге ялкын, ургылып, тышка бәреп чыкты. В.Нуриев. Йөрәгендә кузгалган шушы ялкын ныграк калка барган саен, Миңнеханны, икенче яклап, әйтерсең лә көнләшү, әрнү хисе дә талый башлады. В.Имамов 3) күч. Энергияле, җитез, өлгер, яшьнәп торган кеше. Унҗидедә идек, ялкын идек, Матур идек, гөлләр шикелле. Җыр. Без булдыра идек яшь чагында, Ялкын иде безнең иптәшләр. Г.Афзал 4) күч. Күтәренке рух, дәрт; илһам. Бергә-бергә шулай эшләп йөргәндә, Зарифаттигә янә дәрт, ялкын кайтты. Н.Акмал. Аны тирәләп алган көчле энергия кешеләргә эшләргә ялкын, дәрт бирә, үзенең артыннан әйди. Г.Мирһади 2. с. мәгъ. 1) Кайнар. Сулавы кыен, уйлавы кыен: Сулышының – ялкын, йөрәгенең салкын чагы. Г.Гыйльманов. Ай – салкын, Кояш – ялкын, алар ничек кавышсын инде, ут белән су кушылганын кем күргән, кыскасы, боларның бер-берсенә якын килүләре булган, Айга ут капкан, чатыр-чытыр килеп, очкыннар чәчрәтеп яна башлаган. З.Мурсиев 2) күч. Дәрт белән тулы, дәртле, ялкынлы, ярсу; тирән тойгылы, хискә бай. Ник, үзең язгансың бит. Агыйдел кызларының йөрәге ялкын икән, дип. И.Салахов. Куллары алтын, йөрәге ялкын, дигәндәй. Г.Гыйльманов 3) күч. Елгыр, үткен, дәрте ташып торган; өлгер, җитез. Көз көне кырларны шаулаткан Ялкын кыз турында бу җырым. К.Булатова ◊ Ялкын кабу 1) Яна башлау; ут кабу. Яшен бәрде җирнең күкрәгенә, Ялкын капты черек урманга. М.Шиһапов; 2) Көчле хис-кичерешләр тәэсирендә йөз, тән кызару, кайнарлану, яну. Кызның яңакларына ялкын капты, күзләре усалланып елтырый башлады. Г.Әпсәләмов. Ялкын кабыну Көчле хисләр уяну; гашыйк булу, ярату. Йөрәгендә яңа дәрт, яңа ялкын кабынгач та, Ида искесен исенә дә кертеп карамады. Н.Фәттах. Сине күрү белән минем йөрәгемдә Сүрелмәслек ялкын кабынды. Р.Зарипов. Ялкын чәчү 1) Нурланып, балкып, үзенә тартып тору. Ялкын чәчкән ягымлы серле күзле беренче мәхәббәтен эзләде Таир. А.Нәҗми; 2) Хисләнеп, ялкынланып, үтемле итеп сөйләү. Трибунада ялкын чәчми, Астыртын, юаш инде. Г.Афзал |