ЯЛКЫЛДА’У ф. 1) Яктылык чәчеп, нурланып ялтырау, җемелдәү. Менә караңгыда... Ут ялкылдый, Туплар шартлый, Ярлар ишелә... М.Җәлил. Ялкылдавы зәһәр... Әллә янгын Чорнап алган каен урманын? И.Сабиров. Яшен ялкылдый 2) күч. Ниндидер сыйфаты, үзенчәлеге белән аерылып тору. Кайчандыр эчендәге тулылык, байлыктан ялкылдап тора торган бу пулатның тышкы күренеше үк кайчандыр чиста вә бөтенлектән нурланып торганлыгын [күрсәтә]. Ф.Әмирхан Ялкылдап китү Кисәк ялкылдау. Ут ялкылдап китте Ялкылдап кую Кинәт, көтмәгәндә ялкылдау; бер тапкыр ялкылдау. Яшен ялкылдап кую Ялкылдап тору Һәрвакыт ялкылдау; әле, хәзер ялкылдау. Ялкылдап һәм янып тора Өй кәрнизе бизәге. Х.Мөдәррисова. Менә Иреге, шәп-шәп кенә атлап подъезддан килеп чыкты да, ялкылдап торган «Ленд Крузер»ына кереп утырды. Сөембикә Ялкылдый бару Торган саен ныграк ялкылдау. Сөрткән саен кашыклар ялкылдый бара Ялкылдый башлау Ялкылдарга тотыну. Ут ялкылдый башлады |