ЯЛКУ ф. диал. к. ялыгу. Кайнар йөрәк хисләрен тылсымлы юллар итеп тезәргә яратылган шигъри каләм асфальт астына түшәлә торган чуерташ кебек гел бертөсле сүзләрне, саннарны язудан ялкый, тыпырчына. М.Маликова. Бары тик «Ә аңа минем белән болай тору уңайсыз түгелме икән, күңелсезлектән ялкып, өйгә кереп китмәсме икән?» дигән шик кенә нәрсәдер әйтергә этәрде. М.Кәбиров Ялкып бетү Тәмам ялку, бик нык ялку. Ята-ята ялкып бетте – Бу нинди яман гадәт. З.Мурсиев. Гел бер үк сүзләрне тукып, әни үзе дә ялкып бетмәде микәнни соң инде?.. А.Әхмәтгалиева Ялкып китү Кинәт ялку; ялкыган хәлгә килү. Бик тә эштән яки хатыныннан ялкып китсә, Мәсәлим күз уңыннан югала да куя. Д.Бүләков. Көн дә бераз капкалап тормасаң – бу хәтле ялдан ялкып китүең дә бар. Кызыл таң |