Я’Л КӨНЕ и. 1) Укудан, хезмәттән азат ителгән көн (күпчелек кешеләр өчен шимбә-якшәмбе һәм бәйрәм көннәре); киресе: эш көне. Ял көне – якшәмбе булса да, халык күп иде, көч-хәл белән этелә-кысыла керде. Р.Кәрами. Шимбә көнендә ничек дип төш күрсәң, өнеңдә шулар булыр, чөнки бу көн – ял көне, бәндәләр җиңеләеп ял итәргә тиешләр. Ф.Яхин 2) Эшкә бармый торган, эштән азат ителгән көн (эш графигы һ.б.ш. рәсми нигездә атнаның теләсә кайсы көненә туры килергә мөмкин). Ахирәте Саниянең бүген ял көне икән, ә Галия, чынлап та, аңа яшәргә күчкән, имеш. К.Кара. Ләкин бүген ире Ришатның ял көне, бакчадан баланы ул алып кайта ала. Д.Булатова 3) Эшләми торган; хезмәт күрсәтми торган көн. Икенче көнне, ни кызганыч, банкта техник ял көне булып чыкты. Р.Рахман. Дүшәмбе базарның ял көне санала икән бит, белмәгәнбез шуны. Идел |