ЯЛКАУЛАШУ ф. диал. к. ялкаулану. Аның кулы, көн буе Хәмиткә эш эшли торган, Хәмитнең бөтен теләген, уен һич карышмаенча кыла торган кулы, хәзер әллә кемнең рөхсәтен алмаенча хәрәкәтләнә алмыймы, ялкаулашкан гынамы? Г.Исхакый. Шәһәрдә яшәүче күп әти-әниләр ялкаулашты: башлангыч сыйныфта укучы балалары белән өй эшен эшләргә дә репетитор яллый. Кызыл таң

Ялкаулаша башлау Ялкаулашу билгеләре сизелү. Психологлар фикеренчә, шушы бик тә уңайлы технологияләр ярдәмендә балалар үзлегеннән уйларга, күзалларга ялкаулаша башлады хәтта, чөнки «тылсымлы интернет»ка керсә, шундук кирәкле мәгълүмат пәйда була. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә