ЯЛКАУЛАНУ ф. 1) Ялкаулыкка бирелү; ялкауга әйләнү. Без илтифат итмибез, өйрәнгән тормышыбызга үзгәреш кертәсебез килми, ялкауланабыз, алда әле барысы да дип, үз-үзебезне юатабыз. К.Кара. Барыбыз да шулай ялкаулансак, Кая барып терәлер бу дөнья?! М.Кәбиров 2) күч. Үз функциясен элеккегә караганда начаррак башкару; әкренрәк, начаррак эшләү. Кояш югары менгән саен, калкавыч ялкауланды һәм, бата-калка арыпмы, йокыга китте. М.Хуҗин. Ялкауланган баш мие җавап әвәләгән арада, Диана аны кызларга илтеп тә тапшырды. Н.Гыйматдинова Ялкаулана бару Торган саен ныграк ялкаулану. Артык ирек куйган, аның көннән-көн ялкаулана баруын күрмәгән. Л.Ихсанова. Эшсезлектән елдан-ел ялкаулана барган авыл ирләрен җыеп, нәрсә төзергә кирәклеген аңлаткач, мужикларның күбесе, тәмәкесен гөжләтә-гөжләтә көлеп, акрын гына атлап кире кайтып китте. Г.Мирһади Ялкаулана башлау Ялкаулану билгеләре сизелү. Мин ялкаулана башладым булса кирәк. Г.Бәширов. Киреләнеп, аз гына ялкаулана башласам, гел шул сүзләрне кабатлый, аннары мин ирексездән китаплар укырга мәҗбүр була идем. К.Тимбикова Ялкаулана төшү Бераз ялкаулану; тагы да ялкаулану. Бәлки, бу – минем язуга соңгы елларда бераз ялкаулана төшүемнәндер? Ш.Бикчурин. – Халыкның ялкаулана төшүе борчуга сала, – ди рәис. Кызыл таң Ялкауланып бетү Тәмам ялкаулану; бик нык ялкаулану. Шуңа алар ялкауланып беттеләр, үзләренә ризык табарга да иренәләр. Р.Габделхакова Ялкауланып йөрү Гел ялкаулану; озак вакыт дәвамында ялкаулану. Юкка гына ялкауланып йөрдем, Күрәм, малай, башым җуярлар... Һ.Такташ. Башта ялкауланып йөргән идем, аннан ныклап әзерләнә башладым. Ялкын Ялкауланып җитү Тәмам ялкаулану. Ялкауланып җиттегез, «алма пеш, авызга төш» дип кенә ятасыз инде. Р.Вәлиева Ялкауланып калу Берәр нинди сәбәптән, тәэсирдән, вакыйгадан соң ялкаулану; ялкауга әйләнү. Җылы кышка ышанганмы, Ялкауланып калганмы – Әллә инде бөтенләйгә Сайлаганнар каланы? Г.Әпсәләмов Ялкауланып китү Соңгы арада ялкаулану. Дошманнарга рәхмәт әле – Котырталар, Ялкауланып китсәм, эшкә Утырталар. Ш.Галиев. Соңгы вакытларны ни өчендер ялкауланып киттем, көндәлек тә язылмый башлады. Ш.Алпар Ялкауланып кую Сирәк кенә, кинәт, көтмәгәндә ялкаулану. Кышка шикәрне күбрәк калдырсаң, икенче елга кортларың ялкауланып куярга да мөмкин. Ватаным Татарстан Ялкауланып тору Озак вакыт ялкаулану; һаман ялкаулану; әле, хәзер ялкаулану. Т еләгән кешегә әллә никадәрле мөмкинлек бар, эшлә генә, ялкауланып торма. М.Миначев. Хатыны әйтүенчә, бервакытта да зарланмый, ялкауланып тормый, эх дигәнче, әллә нинди ерак өлкәләрне әйләнеп кайта. Безнең гәҗит Ялкауланып утыру сөйл. к. ялкауланып тору. Ялым ике ай, өлгерермен әле, дип ялкауланып утыра торганнардан түгел ул – әз генә вакыты килеп чыктымы, өй эшенә чума. Җ.Юныс Ялкауланып яту сөйл. к. ялкауланып тору. Гомердә булмаганны, ялкауланып ятма! В.Нуруллин. Ялкауланып ятсаң, кич клубка чыгармавы да бар. Г.Әдһәмова |