ЯЛКАУЛАНДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. ялкаулану. Эссе һава кешене бик ялкауландыра икән, бер дә урыннан кузгаласы килми икән. Г.Камал. Имеш, ул, ягъни Сафа Гәрәй хан, яу йөрмичә, гаскәрне артык симертә, атларны ялкауландыра, сугыш һөнәре онытыла бара. Р.Батулла 2) з.-сыз. к. ялкаулану. Бусы болай гына, ялкауландырып кына ауната. А.Гыйләҗев Ялкауландыра бару Торган саен ныграк ялкауландыру. Хәрәкәтсезлек ялкауландыра бара Ялкауландыра башлау Ялкауландырырга тотыну. Айлар буе ял итү ялкауландыра башлады Ялкауландырып бетерү Тәмам ялкауландыру. Тәки бозып, ялкауландырып бетергән сезне социализм. Ф.Баттал. Иртәдән алып кичкә кадәр диванда китап укып яту да, көннәр буе интернет салоннарда утыру да дөрес түгел, чөнки, хәрәкәттә бәрәкәт, дигәндәй, мускулларыгызны ялкауландырып бетерәсез. Шәһри Казан |