ЯЛКА’У с. 1. 1) Эш яратмый торган, иренчәк. Ялкау малай исә, яр буенда кырын яткан килеш, авыз эченнән генә һаман мыгырдана икән: – Ямаганда, энә белән бармакка кадасам? Әкият. Ялкау кеше, ничек эшләмәскә, дип план корып ята да берәр хикмәт уйлап чыгара. Т.Миңнуллин 2) күч. Әкрен хәрәкәтләнә торган. Ләкин шулчак тукталышка, озын мөгезләрен тырпайтып, бер ялкау троллейбус килеп туктады, һәм егетебезне үз куенына тартып алып, ыңгыраша-ыңгыраша күздән югалды. Р.Габделхакова 3) күч. Әкрен, салмак, сүлпән; артык тыныч. Бары тик утыргыч янындагы, хуҗасы янында казынып яткан бер бульдог кына ялкау күз карашы белән Җәмилне озатып калды. Н.Әхмәдиев. Алар үзләре күренмиләр, бары шул йокымсыраган ялкау тавышлары гына ишетелә иде. Н.Фәттах 2. и. мәгъ. Эш яратмый торган кеше. Сәләтле эшли, булдыра, ә ялкау берни эшләми, буталып тик йөри. Х.Камалов. Уңган бүгенгесен бүгендә бетерә, ялкау бүгенгесен иртәгәгә калдыра, кайберсе иртәгесен киләчәккә аудара. Г.Хөсәенов 3. рәв. мәгъ. 1) Иренеп кенә, ялкауланып. Зөһрә ялкау гына урыныннан торды. Ф.Яруллин. Иртәнге йокыны бүлдегез дигәндәй, кайдадыр ялкау гына эт өреп куйды. Ф.Садриев 2) күч. Теләр-теләмәс кенә, артык салмак, әкрен итеп. – Булмый бит, абый! – диде Зөфәр, ялкау гына елмаеп. Ә.Еники. – Саттык шунда, – диде ул, ялкау гына. Н.Фәттах 3) күч. Әкрен, салмак хәрәкәтләнеп (агым, җил, хәрәкәт һ.б. тур.). Тирә-як тып-тын, шылт иткән тавыш юк, тик түбәннән диңгез дулкыннарының ярга ялкау гына килеп кагылулары ишетелә. Ә.Еники. Ялкау гына искән җил ат караучыларның эзен кар белән тигезләде. Н.Әхмәдиев 4) күч. Ишетелер-ишетелмәс, сүрән тавыш белән. Тынлык, шылт иткән тавыш юк, тик кипкән үлән арасында ялгыз чикерткә ялкау гына чырылдый. Ә.Еники. Уйлар чабышын өзеп, ялкау гына шыгырдап, ишек ачылды. А.Вергазов ◊ Ялкауга ял килү Эшләмәс өчен, ялкау кешегә гел сылтау, сәбәп табылып тору. Яңа күршеләр килгәнен, үзләренең кунакка чакырулы икәнен белгәч: – Һе, ялкауга ял килгән, сиңа аш пешермәскә җай чыккан икән, – дип кеткелдәде. М.Маликова. Ялкауга ял табылу к. ялкауга ял килү. Ялкауга ял табылып кына тора. Э.Яһудин. Ялкау сату Ялкаулану. Бу үле туган бәндәнең акрын кыймылдавына, күрәләтә ялкау сатуына, мөгаен, мишәр егетенең тәмам ачуы чыккандыр. К.Миңлебаев |