Я’Л ИТҮ ф. 1) Нинди дә булса эш башкарудан вакытлыча туктап тору; эшне, хәрәкәтне туктатып тору; көч туплау; тын алу; хәл җыю. – Хәлем юк, бусагагызда гына утырып ял итимче, тышта эссе, – диде хатын, чак ишетелерлек итеп. Р.Батулла. Бераз гына ял итеп алыйм дип, караватыма сузылып яттым. М.Вәлиев 2) Башның, аяк-кулларның һ.б. арыганлыгын бетерү өчен, шөгыль алыштыру; билгеле бер эш-хәрәкәт туктатып торып, башка нәрсә белән шөгыльләнеп алу. Галимә, баянда оста уйнаучы кыз буларак, тәнәфес вакыты җитте исә, укучыларны биетеп, ял иттертеп ала. Ф.Яхин. Биредә, укудан ял итеп – йөгереп, сикереп алу өчен, өч спорт залы көне буена ачык торачак, футбол уйнау өчен аерым кыр, ясалма түшәлгән йөгерү юллары, зур бассейн, тир, ике актлар залы, хореография залы да бар. А.Әпсәләмова 3) Эшкә, укуга һ.б. бармау. Өйләдә бер сәгатьлек тәнәфес ясала, җомга көнне ял ителә. Т.Әйди. Унбиш көн эшләп кайта да унбиш көн Вәсиләсе янында ял итә. Ф.Баттал 4) Билгеле бер эштән соң яки буш вакытларда үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнү; вакытны үзе теләгәнчә уздыру. Кичләрен ял иткәндә, син пианино янына килеп утырасың да җырлыйсың. М.Мәһдиев 5) Рәхәт итеп вакыт үткәрү өчен, саф һавада яисә төрле биналарда һ.б. ясалган, билгеләнгән махсус урыннарда булу; шундый урыннарда йөрү. Малайлар әтиләре белән паркта ял итеп кайтты. Р.Вәлиев. Халык паркларда, сәүдә үзәкләрендә ял итәргә өйрәнеп бетте. Идел 6) Диңгез буена, чит илләргә, санаторийларга һ.б. җанга-тәнгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган урыннарга бару; шундый урыннарда үзе теләгәнчә күңелле итеп вакыт уздыру. Аның хезмәт хакын долларлар белән санап, Канар утрауларында ял итәсе, зиннәтле коттеджларда яшисе, тәмледән-тәмлене ашыйсы – кыскасы, типтереп яшисе килә. Ә.Рәшит. Эшлисең, эшлисең, ә ял итәрлек акча юк. Н.Алан 7) күч. Туктап тору; эшләмәү; кулланылмау. Илаһи бер мизгел: туплар атмый, Кылыч та ял итә кынында. Ф.Мортазин. Кызыл погонлы кителе бүген аның гардеробында ял итә. Т.Нәҗмиев 8) күч. Тынычлыкта калу. Балта чапканчы, түмәр ял итә. Х.Камалов. Кайчак колак та ял итәргә мохтаҗ. Р.Батулла 9) күч. Ләззәтләнү; рәхәтлек алу (җан, күңел тур.). Җан ял итсен өчен, миңа шома асфальттан чирәмле җиргә чыгу кирәк. Ш.Галиев. Хәзер дә өйдә үзебез генә булганда, акрын гына магнитофон куябыз да, күңел ял итә. И.Фәйзрахманов |