ЯЛДЫ и. диал. 1) Өйнең яши торган өлеше белән тышкы ишеге арасындагы ягып җылытылмый торган корылма; өйалды. Аннан соң тагын йортның арткы түренә тоташтырып салынган һәм без балалар бик ярата торган зур тәрәзәле ялдысы бар иде. Ялды йортның үзеннән шактый соңрак салынган иде булса кирәк. Р.Даутов 2) Мунча һ.б.ш. корылмаларның төп өлеше белән тышкы ишеге арасындагы өлеше. Без улым белән ул төнне мунча ялдындагы ике кешелек диван-караватта йокладык. М.Мәһдиев |