ЯЛГЫШУ ф. 1) Ялгышлык җибәрү, хаталану. Ялгышкан бит ул, һәр адәм баласы кебек ялгышкан... Г.Гыйльманов. Кайда ялгышты соң Рәхимҗан, кайчан хаталанды? А.Әхмәтгалиева // Дөрес эшләмәү. Тик менә авылыбыз кызына өйләнми бераз ялгышты бугай егетебез. Г.Галиева

2) Берәр кеше, берәр нәрсә турында дөреслеккә туры килми торган, ялгыш фикердә булу; дөрес уйламау, дөрес фикер йөртмәү. Шактый ук күңелсез, бик гомуми сөйләшү булыр дип уйлаган идем, әмма ялгышканмын. М.Хәсәнов. Бәхет тигезлектә генә, дип ялгышасың. Р.Рахман

3) Башкача ишетү; ялгыш ишетү, күрү, кабул итү. Җир астында, табигый хәл: Колакларың ялгышкан... И.Юзеев. Аның колаклары ялгышмаган икән, сорнай тавышы чыннан да ишетелә иде. Р.Батулла

4) күч. Саташу. Аның зиһене ялгышкан иде... Г.Гыйльманов // Акылдан язу, юләрләнү, диванага әйләнү. Җитмәсә, күзләре ачык, ялгышкан кешенеке шикелле мәгънәсез карамыйлар. З.Мурсиев

Ялгыша бару Вакыт үткән саен күбрәк ялгышу. Шуңа күрәме, малай ялгышын төзәтү урынына ныграк ялгыша бара. С.Баттал

Ялгыша башлау Ялгышырга тотыну; ялгышу билгеләре сизелү, күренү. Бала куркудан чирләп китсә, ялгыша башласа, зиһенен буташтырса, шушы йоланы башкаралар. Г.Гыйльманов. Алар, авыр кайгыдан бу ханым бераз ялгыша башлаган, дип уйлап, күзенә туры карамадылар, дорфа эндәшмәделәр, эзләнү турында кабул ителгән карар алты ай үтүгә көчен югалта, хәзер без бу эшкә яңадан тотына алмыйбыз, дип аңлаттылар. З.Мурсиев

Ялгыша бирү Һаман да ялгышу. Берсе артыннан икенчесе, дигәндәй, һаман да ялгыша бирдем. Ф.Яхин

Ялгыша төшү Бераз ялгышу; тагы да ялгышу. Әмма мәкалә авторы ялгыша төшә. И.Вәлиулла

Ялгышып җибәрү Кинәт ялгышу; бераз ялгышу. Җырчы ялгышып җибәрсә, тамашачылар елмая гына, ә диктор ялгышса, аңа эштән куылу кебек җитди чаралар яный. Безнең гәҗит

Ялгышып йөрү Гел ялгышу; озак вакыт дәвамында ялгышу. Минем дә, замана шаукымына ияреп, адашып, ялгышып йөргән чаклар булды. Ватаным Татарстан. Моңарчы черек бәрәңге коймагын иң тәмлегә санап ялгышып йөргәнбез, аңардан да тәмле, аңардан да ашап туйгысыз ашамлыклар да бар икән дөньяда! Кызыл таң

Ялгышып китү Кисәк ялгышу; билгеле моменттан ялгыша башлау. Тәмам ялгышып китмәс өчен, мин үзем дә әбекәй белән сөйләшмим. Г.Гыйльманов. Элегрәк миңа, ялгышып китеп, Наилә дип эндәшкәләде. Р.Зарипов

Ялгышып кую Көтмәгәндә ялгышу. Борынгы ташларда кемнең исеме язылган, томанлы заманнарда ата-бабаларыбыз кемнәр булган, дип уйлана торгач, әллә акылы ялгышып куйдымы. З.Мурсиев. Ярый әле баш бухгалтер бик үткен күзле, югыйсә, гел бер нәрсәне уйлый торгач, хисабыңда да ялгышып куюың бар. Р.Рахман

Ялгышып тору Әледән-әле ялгышу. Шуңа күрә автобус йөртүчеләр еш кына ялгышып торалар. М.Юныс. Алай дисәң, табиблар да гел ялгышып тора. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә