ЯЛГЫШЛЫК и. 1) Ялгыш хәл, хата. Мәликә апаның безгә – Кәүсәрия энеләренә каныгуын, бәлки, шул ялгышлык аңлата торгандыр? В.Юныс. Галәмдә ниндидер ялгышлык: бу соңга калган көзге яшен күпләрне хафага салды. Д.Каюмова

2) Ялгышу очрагы. Кызмыйча гына уйлап кара: берәр җирдә хаксызлык, ялгышлык эшләп ташламадыңмы? А.Гыйләҗев. Киресенчә, алар синең ялгышлык җибәрүеңне көтеп йөриләр. В.Нуруллин

Ялгышлык белән 1) Ялгышып, хаталанып. Мафия кешеләре аны ялгышлык белән урлаган. Кем беләндер бутаганнар. А.Хәсәнов. Исмәгыйльне ялгышлык белән зинданга салган булганнар, гаепле кешене тотканнар, диярбез. Ф.Яхин; 2) Уйламыйча, очраклы рәвештә; начар уй, усаллык белән түгел. Тикшергәндә, ялгышлык белән, француз телен әз-мәз беләм, дип ычкындырганмын... Д.Салихов. Ялгышлык белән, ачудан гына әйтелгән сүз булса да, Расих, үзе уенча, ирлеген итте: шул кичтә үк, чемоданнарын төяп, иптәшләре янына тулай торакка күченде. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә