ЯЛГЫШ и. 1. 1) Язуда, исәпләүдә, эштә һ.б.ш. дөрес булмаган нәрсә, хәл, хәрәкәт; хата. Син тагын өченче ялгыш ясамакчы буласыңмы? Н.Фәттах. Әлеге укучы, үзенең ниндидер ялгышын күреп, эшли башлаган эшен аркылы-торкылы сызгалаган да дәфтәрен урамга, җилләр иркенә ташлап калдырган. Г.Сабитов

2) Хата, алдау; дөрес булмаган факт; ялган. Әмма ул төнне керфек тә какмадым, дисәм дә ялгыш булмас. В.Нуруллин

2. с. мәгъ. 1) Дөрес булмаган, хаталы; дөреслеккә туры килми торган. Ибрай күршеләре турында гел ялгыш фикердә булган икән ләбаса. Ф.Яруллин. Солтанъяр абыйның моңа кадәр ялгыш сүз әйткәне юк иде, бу юлы да белми әйтмидер, дип, бу гамәлендә аңа сылтанды. З.Мурсиев

2) Урынсыз, әйтергә ярамаган (сүз тур.). Шулчакны Ак әбинең күзләрендә ике бөртек кенә яшь күренде, һәм Гыйлемдар үзенең ниндидер ялгыш сүз әйткәнен аңлады. А.Тимергалин. Ялгыш сүз ычкындырмагаем тагын дигәндәй, егет каушап калды. А.Фәләх

3) Ялгышып эшләнгән; хата белән кылынган, хата җибәрелгән. Соңгы вакытта бер-бер артлы уңышсыз операцияләр, ялгыш диагнозлар булып алды, янә шул табиблар җитмәве, су буе чиратлар халык арасында ризасызлык тудырды. З.Мурсиев

4) Яман, начар; яхшы булмаган. Үзенең ниндидер ялгыш адымга баруын бөтен йөрәге, бөтен күңеле белән сизенсә дә, аякларын тыңлата алмады Гөлия. Җ.Дәрзаман // Бозык. Дин берәүне дә ялгыш юлга җибәрми! Г.Шәйхи

5) Дөрес булмаган; кирәк җиргә алып бармый торган; башка җиргә, башка юнәлешкә алып бара торган (юл тур.). Бераз хәл кергәч, тагын торып киткән, әмма урманны аркылы чыгып җитә алмаган, адашып, ялгыш юлдан киткән һәм, сазлыкка очрап, шунда юкка чыккан. Г.Гыйльманов

3. рәв. мәгъ. 1) Ялгышып, хаталанып. Яраланган кабан дуңгызын куып, ялгыш бу якка йөзеп чыкканмын. Аманулла // Алай эшләргә ярамаганын белмичә. Күрәсең, Мәдинә ханым ялгыш чынаякны түккән иде. Г.Әпсәләмов

2) Хата белән; дөреслеккә туры китермичә; тиеш яки кирәк булганча. Кызганычка каршы, «Татар энциклопедия сүзлеге»ндә басым ялгыш күрсәтелгән булып чыкты (соңгы иҗеккә төшкән итеп бирелә). А.Тимергалин. «Берәр кәгазем ялгыш язылды микәнни?» – дигән уйлар буталды аның авырайган, ачыгудан чыңлап кысылып авырта башлаган башында. Д.Каюмова

3) Башкача, дөрес булмаганча; чынлыкта булганнан үзгәрәк итеп (күрү, ишетү һ.б. тур.). Ул, ялгыш ишетмәдемме, бүтән бер Сафинаны атамадылармы дип, иптәшләренә дә карап алды. Г.Әпсәләмов. Әллә күзенә ялгыш күренәме? Г.Әдһәмова

4) Игътибарсызлык белән. Бер тапкыр ул җиңе белән ялгыш мич авызындагы коймак табагын да эләктереп төшерде. Ф.Җамалетдинова

5) Очраклы рәвештә, алдан белмичә. Ул, юка бозга ялгыш килеп кереп, бата башлаган кеше кыяфәтендә иде. Х.Камалов

Ялгыш юлга кертү 1) Хата җибәрергә, хаталанырга, ялгышырга юл кую, этәргеч булу, мәҗбүр итү. Адәм – ялгыш юлга керткән, Акылыннан яздырган! И.Юзеев. – Әйе, җиңел генә түгел... – дип уйланып җавап бирде Камалов һәм шуның белән әңгәмәдәшен ялгыш юлга кертеп җибәрде. Р.Мирхәйдәров; 2) Бозык юлга бастыру. Пәри – шул ук җен ләбаса инде ул, адәм баласын аздыра, ялгыш юлга кертә. М.Әмирханов. Ялгыш юлга керү 1) Дөрес гамәлләр кылмау; дөрес юлдан бармау, ялган кыйммәтләр белән яшәү. Кешелек ялгыш юлга кереп китте, һәм ул моның өчен җавап бирәчәк... Ф.Бәйрәмова. Илеңнең, халкыңның шул рәвешле адашып, ялгыш юлга кереп баруына битараф кала алмыйсың син! Р.Мөхәммәдиев; 2) Бозык юлга басу. Ирләр белән чуалып, ялгыш юлга кереп киткән кызлар да аз булмады. Ф.Хуҗин. Балаларның ялгыш юлга кереп китүе бик тиз бит ул. С.Ибраһимова. Ялгыш юлга (юлдан) китү Ризыкның тын юлына китүе. Аракысы ялгыш юлдан киттеме, башка сәбәпме – Җәмил чәчәде, буылып-буылып ютәлләргә кереште. Н.Әхмәдиев. Шулай дип акыруы булды, хәлвә ялгыш юлга китә язып, хуҗа йөткерергә, ыһы-ыһы килеп гыжылдарга, төкеренергә тотынды. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә