ЯЛГЫ’З-ЯТИМ с. 1. Әти-әнисе, туганнары булмаган; ятим; үз кешеләре, гаиләсе булмаган. Шушы батыр хатын, үзе дә ялгыз-ятим булгангамы, Гөлназны үз итә. И.Нәбиуллина 2. рәв. мәгъ. Ялгыз килеш, ятим хәлендә, әти-әнисез; гаиләсез, якын кешеләрсез. Кайгыны ил белән күтәрерсез, кайгы-хәсрәткә, төшенкелеккә бирешеп, балаларның хәстәрен җибәрмә, син ялгыз-ятим калмыйсың, яныңда үсеп җиткән алты яшьлек олы кызым Гөлсерүр кала. Хезмәт даны 3. и. мәгъ. Әти-әнисе, туганнары, гаиләсе булмаган кеше. Ялгыз-ятим кайгылардан арынмас, Мәҗлесләрдә исеме телгә алынмас. Э.Шәрифуллина. Бүгенге көндә андый гаиләләрдә 11 меңнән артык бала тәрбияләнә, бу – барлык ялгыз-ятимнәрнең 91 проценты дигән сүз. Сөембикә |