ЯЛГЫ’З-ЯРЫМ рәв. 1. 1) Ялгыз гына, үзе генә. Ул, солдатларына җитәкчелек итүне ташлап, ялгыз-ярым котылу ягын карады. Г.Әпсәләмов. Аның ише ялгыз-ярым көн иткән картларны күрше авылдагы картлар йортына җыялар җыюын... А.Хәйретдинова

2) Аерым, үзе генә, башкалардан аерым (урнашу, утыру тур.). Башка өйләрдән читтә, ялгыз-ярым утырганлыктан, Ихсанбайлар өендә чыккан янгын башка йортларга күчмәгән. Т.Гарипова

2. с. мәгъ. Аерым-аерым булган, берән-сәрән. Юлларда калган ялгыз-ярым вагоннар, паровозлар гына әле һаман да яналар, станция биналарының, пакгаузларының калдыклары да төтенли. Г.Әпсәләмов. Ялгыз-ярым агачлар. Ялгыз-ярым йортлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә