ЯЛГЫ’З-ЯБАГАЙ җый. и. сөйл. к. ялгыз-ябага. Карт янында үземнең ялгыз-ябагай икәнлегемне беразга онытып торсам да, бу бер кайгысыз яшьләр янында мин үземне тагын беркемгә дә кирәкмәгән, бәхетсез, ялгыз адәм итеп сиздем. Сөембикә. Байлыкларын уңга-сулга сипкәндә, тиеннәрен санап көн күрүче ялгыз-ябагайны, ярдәмчесез калган карт-корыны, ятим-яртыны, авыру-гарипне күрерләр, өлеш чыгарырлар – савап алырлар иде. Безнең гәҗит |