ЯЛГЫЗЛЫК и. 1. Ялгыз булу хәле. Алда юл, алда мәшакатьле төн, алда Зәй, алда ялыктыргыч ялгызлык... А.Гыйләҗев. Көне буе үз эчемә бикләнеп йөргәннән соң, бар уйларымны аңа сөйлим: мәгънәсез, караңгы тоелган бу дөньяда ул гына мине аңлый, ул гына мине ялгызлыктан аралый иде. А.Әхмәтгалиева 2. с. мәгъ. лингв. Бер төрдән булган предметларның берсенә генә бирелә торган (исем тур.). «Габдулла Тукай: Шигърият теле» сүзлегенең конкордансында кулланылышы чикләнгән (искергән, диалекталь, алынма һ.б.) сүзләргә, ялгызлык исемнәргә кыскача аңлатма бирелә. А.Тимергалин. Күмәклек исемнәр белән аталган ялгызлык исемнәр тәрҗемә ителми: «Берёзка» ансамбле, «Юность» кинотеатры, «Осень» кафесы, «Сирень» одеколоны. Р.Юсупов |