ЯЛГЫЗАК и. 1. 1) Парсыз, ялгыз кеше; гаиләсез кеше. Яшьлек бит: өчебез дә ялгызак, гаиләбез дә юк инде. Л.Шагыйрьҗан. Заводта утыз ел эшләп, дистә еллар буе чират торса да, ялгызакның сирәгенә хөкүмәт фатиры тәти, чөнки шул ук чиратта ишле гаиләләр күп бит. М.Маликова // Парсыз, ялгыз җан иясе. Аккошларның берсе – ялгызагы – мине кочаклады хәтта, анакай, кочаклады. М.Хәбибуллин 2) Туган-тумачасы, гаиләсе булмаган кеше; япа-ялгыз кеше. Туган иленнән читтә каңгырып яшәргә мәҗбүр ителгән ялгызак үз хәсрәте белән кыр казлары арасында якынлык таба, эчке охшашлык сиземли. Т.Галиуллин. Кыйммәтле дәвалану курслары алырга хәленнән килми – ялгызакның-ялгызагы икән. Сөембикә 3) Билгеле бер вакытта, урында үзе генә, иптәшсез, ярдәмчесез булган кеше. Үзем кебек каршылаучыларны да, вагоннан төшкән якыннарын да, аларның чыр-чу килеп күрешүләрен дә күздән кичерәм; як-якларына карангалап, якыннарын күрмәгәч, тыныч кына кайту ягына юлланучы ялгызакларны да абайлап торамын. К.Миңлебаев. Ялгызак әллә ничә капчык көмешне завод каравылына сиздерми яшереп алып чыга алмас. Т.Әйди 4) Билгеле бер урында яки вакытта ялгыз, үз ишләреннән башка булган җан иясе. Бер үк төрдәге хайваннарның (әйтик, бу очракта маймылларның) күрше төркемнән аерылып чыккан ялгызаклары яңа төркемгә кабул ителергә мөмкин, ләкин төрдәш күршеләр күпләп килә-нитә калса, ике төркем арасында ызгыш-талаш барлыкка килә. Н.Фәттах // Билгеле бер җирдә үзе генә булган нәрсә. Каян башлана торгандыр бу дала ялгызагы [Чагала елгасы]? И.Салахов 5) Бердәнбер, бер генә булган зат, бердәнбер бала. Исме Сәрби икән, Аклар аткан ялгызагын – үсмер Һидиятен. М.Җәлил. Чынында исә бала ялгызак булып үсте, ялгызлык аның юлдашына әйләнде. Х.Ибраһим 6) тар. Аерым хуҗалык булып яшәүче; күмәк хуҗалык әгъзасы булмаган кеше. Күп булса унлап ялгызак үзеннән таләп ителгән капчык-капчык ашлыкларны җыеп тапшыргандыр. В.Имамов 7) Әти-әнисе; әтисе яки әнисе булмаган бала; ятим бала. [Сәлимнең] карточкасында, атасы кем, дигән графада «ялгызак» дигән сүз язылган. Г.Гобәй. Сабыйлар йортына тапшырыла гадәттә андый ялгызак балалар... Г.Гыйльманов 2. с. мәгъ. 1) Гаиләсез; буйдак; ирсез яки хатынсыз, тол; ялгыз. Бәйләнчек йокысызлык чиренең арт санына кызулану-ашыгу гына шартлатып тибә ала, татлы йокыны адәмгә шул гына кайтара, ятакта аунау адәмне йокысызлыкның газаплау кочагына сала, дигән үз кагыйдәсе шулай ашкындырды бугай ялгызак Фарукны. М.Хуҗин. Сугышка – ут эченә китеп кайтмый калган асыл егетләрен, улларын һәм ирләрен көтеп зарыккан хатыннарга, кияүгә чыкмыйча калган бүгенге ялгызак кыз-әбиләргә җиңел булгандыр, дисеңме. Р.Низамиев // Парсыз. Аны күрүгә, ялгызак аккош, ашыга-ашыга, янына йөзеп килде, килде дә кинәнә-кинәнә түгәрәк ясап йөзә башлады, ә үзе бертуктаусыз саубуллашкандай башын иде. М.Хәбибуллин 2) Ялгыз; үзе генә булган; аерым урнашкан. Сугыш та бетте, сазлык киптерәбез дип – тугайларга, чишмәләргә, иген мәйданы арттырабыз, ялгызак агачларны төплибез дип, урманнарга каршы наступлинҗә башланды. А.Хәлим. Күктә бакый Җир-ананың сүзсез шаһиты – ялгызак Ай йөзә. В.Имамов 3) Билгеле бер вакытта, урында үзе генә булган. Анда-монда гына чыркылдап куйган ялгызак кош тавышына игътибар итеп тә тормыйча, Хәлим, тиз-тиз генә җыенып, тышка чыкты. Г.Гыйльманов. Бу авылга очраклы гына килеп чыккан ялгызак кунак идем. Р.Рахман 4) Чит җирдә, дусларсыз, ярдәмчесез, яклаучысыз һ.б. булган. Дон Кихот кебек каңгырап читтә йөргән ялгызак татарларны барлап, исемнәрен киләчәк өчен тарихта калдырырга тырышам. Т.Галиуллин 5) тар. Күмәк хуҗалыкка кермәгән; аерым хуҗалык булып калган. Әмма колхозга керми. Гомерен ялгызак игенче, тегермәнче, тимерче, балта остасы булып үткәрә. Р.Вәлиев 6) Төп массадан аерылып торган, уникаль, аерым бер; бер өлкәдә, юнәлештә үзе генә, бердәнбер булган. Ул жанрларны, нигездә, ялгызак язучылар үзләренең иңнәрендә күтәреп баралар. Р.Миңнуллин. Бу этапта яңару башлыча идеологик планда бара һәм Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Чокрый һ.б.лар кебек ялгызак энтузиастлар эшчәнлегендә чагыла. Фәнни Татарстан 7) Бер; аерым бер; ялгыз булып ишетелгән (тавыш тур.). Тагын халык ялгызак тавыш килгән якка борылып карады. Ф.Җамалетдинова 8) лингв. Парлы булмаган; кабатланмый торган. Кем – шул, кайда – шунда, ничек – шулай, ни – шул, кемнең – шуның кебек сүзләр парлы мөнәсәбәтле сүзләр дип, шул, шуның, моның, моңа, шунысы, шуңа күрә һ.б. алмашлыклар ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр дип аталып йөртеләләр. Ф.Хисамова. Ялгызак ияртемнәр: гөрс, гөлт; парлы ияртемнәр: ялт-йолт, шак-шок; кабатланып килгән ияртемнәр: дер-дер, кар-кар; өч компонентлы аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе 3. рәв. мәгъ. Ялгызы гына, үзе генә; аерым гына. Күкеле сәгатьнең ике як канатында – хуҗаларның ялгызак, парлап, балалары белән төшкән фотосурәтләре. А.Хәлим. Аларның бу халәтен Лотфулла абзый белән Мөҗәһирә апа да, күреп, тоеп торып, инде ничәнче ел ялгызак яшәгән кызлары өчен эчтән генә куансалар да, нәрсә кылырга, үзләрен ничек тотарга икәнен белми кыенсынып аптыраганнар иде. Л.Ибраһим-Вәлиди |