ЯЛГЫЗ с. 1. 1) Берүзе булган, иптәшсез. Хөршидәттәй ялгыз түгел, олы якта, самавыр янында, бер ят әби дә утыра. А.Тимергалин. Үткән көз анда, Саескан тавы кичүендә, соңгы паромга ялгыз аккош очып кунды. Н.Гыйматдинова

2) Башкалардан аерым урнашкан, бер генә булган. Яшенне генә уздырмаган ул ялгыз агач, адәм баласының хәсрәтен дә җиргә тапшырып торган. М.Мәһдиев. Һавада тибрәлеп калган ялгыз яфракның нидер эзләп тилмерүен, бәргәләнүен күрәм! А.Әхмәтгалиева

3) Гаиләсез; өйләнмәгән, буйдак, хатынсыз; кияүгә чыкмаган, ирсез; тол. Ялгыз хатынга ике баланы аякка бастыруы җиңел түгел бит инде. М.Кәбиров. Карале, Зилия, син дә ялгыз, мин дә ялгыз, дигәндәй. Э.Яһудин

4) тар. Эшчәнлекне үзе генә алып бара торган; күмәк хуҗалыктан читтә калган, аерым. Без мондый үти алмаслык налоглар белән ялгыз хуҗалыкларны аяктан екмаска тиешбез. Һ.Такташ. Башында көн саен мең төрле кызыклы уй, хыял туып тора торган егетне, Алма апа белән ялгыз хуҗалыкчы булып, үз яшьтәшләре – комсомоллардан көлдереп йөрү туйдырган. Г.Ахунов

5) Балалардан, туганнардан, якыннардан башка үтә торган; гаиләсез. Ялгыз тормыш бик кыендыр бит. Ф.Садриев. Ялгыз картлык кичерүче кеше ни кылмас та, ни әйтмәс, һушы да бетеп бара торгандыр инде. М.Кәбиров

6) сөйл. Бер кеше өчен генә билгеләнгән. Бу – төрмәдәге ялгыз камера белән бер: утырма да, ятма да, каккан казык кебек басып тора бир. С.Поварисов. Рөстәм Мингалим Суматрада иҗат командировкасында, чит илдәге этләрнең ялгыз бүлмәдә яшәү шартларын өйрәнә... Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. 1) Үзе генә, берүзе, башкалардан аерым. Олыгайган кешенең болай ялгыз йөрүенә гаҗәпләндем. А.Тимергалин. Соңыннан тын урамнардан берүзем ялгыз кайттым. М.Маликова

2) Икәүдән-икәү, чит кешеләрдән башка. Нигә әле ата кеше аны кызы белән ялгыз калдырырга тырыша? А.Гыйләҗев. Ничек тә сезнең белән ялгыз каласым килде. Аманулла

3) Үзе генә; парсыз булып, хәләл җефетсез килеш. Ләкин яшь галим аны ялгыз калдырып китеп барган иде инде. М.Маликова. Нияз өйләнә алмас инде, ялгыз калыр, дип бик борчыла идек. М.Әхмәтшина

4) Үзе генә, кешедән башка, ярдәмчесез. Шул вакытта урамнан, су буйларыннан ялгыз җырлап кайтучыларның тавышлары ишетелә. М.Мәһдиев. Ялгыз биеп, җәя-кылыч һөнәрләре күрсәтеп, Ана алдына килеп тезләнә. Р.Батулла

3. и. мәгъ. 1) Гаиләсез кеше (әти-әнисез, баласыз, өйләнмәгән, буйдак һ.б.ш. тур.). Байлар байлыкларын югалтудан курыккан, ярлылар ярлылыкларына кимсенгән, парлылар ялгыз чакларын сагынган, ялгызлар үз тиңнәрен таба алмаудан зарланган. Ф.Яруллин. Нәсимә дә, Шамил дә ялгызлар. М.Вәлиев

2) тар. Аерым хуҗалык белән яшәгән, күмәк хуҗалыкка кермәгән кеше; русчасы: единоличник. Билгеле, кырдан носилкалар белән эшләп үлгән колхозникларны ташый башласалар, ялгызлар башларын кашу гына түгел, колхозга гомергә керәселәре юк. Һ.Такташ

3) Камерада үзе генә утыручы кеше. Добров шунда ике ай ялгызлар камерасында «кунак» була, кыйнаулары өчен аңардан берәү дә гафу үтенми, депутатның ачлык игълан итүенә дә төкереп кенә карыйлар. Т.Әйди

4) Тормыш иптәшен яратмаган, аның белән рухи якынлыгы булмаган кеше. Әллә син хатыннары бар кешеләрнең барысын да бәхетле дип беләсеңме? Алар парлы ялгызлар. А.Нәҗми. Парлы ялгызлар – гаиләле ялгызлар да күбәя. Н.Шәрифуллин

Ялгыз башы Берүзе, үзе генә. Ничә еллар инде Фәһимә, әнисе һәм бердәнбер баласы өчен борчылып, ялгыз башы гомер итә. Л.Ихсанова. Әлфия апа, ялгыз башы Актаныш тавының башына менеп, түбәнгә – Актанышка карап озак тора. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә