ЯЛГА’У ф. 1) Бәйләп, ябыштырып, тегеп һ.б.ш. юл белән әйберләрне яки шуларның кисәкләрен бер-берсенә беркетү, кушу, тоташтыру. Дүрт сәгать чамасы туктаусыз дәвам итте операция – төзәттеләр, ялгадылар һәм ямадылар да ямадылар. Р.Мөхәммәдиев 2) сөйл. Берәр гомуми системага, челтәргә тоташтыру; кушу; җибәрү (электр тогы, радио, интернет кебек). Баганадан тимерчыбык җибәреп, ток ялгадылар. А.Алиш. – Теге аппаратыңны параллель итеп ялгадыңмы әле? Тоташтырган өчен йөз сум түлисе була бит, – дип шаяртты. Т.Нәҗмиев 3) Берәр гомуми системага тоташтырылган прибор, җайланма һ.б.ш.ны эшләтеп җибәрү, кабызу. Аны калын телем итеп киселгән икмәгенә кисәкләп тезеп, егет чәйгә утырды һәм радиосын ялгады. Ф.Яхин 4) Телефон челтәренең ике абоненты номерын бер-берсе белән тоташтыру; алар арасында телефон элемтәсе булдыру. Бүген элемтә бик качар булды: бер ялгадылар, бер өзделәр... Кызыл таң 5) махс. Сыйфатын яхшырту, үзгәртү өчен бер үсемлекнең чыбыкчаларын яки бөреләрен икенче үсемлеккә беркетеп, тоташтырып кую. Менә шуңа мин бик затлы алма сортын ялгадым. Т.Нурмөхәммәтов. Үзен «мичуринчы» дисәң дә һич артык булмас: бер алмагач кәүсәсендә, ботакларын ялгап, берничә сорт алма үстерә ул! Кызыл таң 6) Сөйләмдә бер фикерне, мәсьәләне икенче фикер, мәсьәлә белән бәйләү. Шәһәр активы Казан хуҗалыгының торышын тикшергәндә, Валериан Леопольдович, сүз алып, шәһәр транспортын, шуңа ялгап, шәһәр башлыкларын тетеп ташлады. А.Гыйләҗев 7) Озынрак, куерак, матуррак итү өчен, булганына өстәү; озынайту (чәч, керфек, тырнак һ.б.ш. тур.). Регинаның ялганган тырнаклары гына аны бераз сискәндереп җибәрде. Ф.Яруллин. – Ялгамагыз, чәч ялгарга теләгән кешеләрне Аллаһы Тәгалә ләгънәт кылды, – дигән пәйгамбәребез. Ф.Яхин 8) күч. Хәреф яки сүзләрне тоташ әйтү, бер-берсенә бәйләп, кушып уку. Бер битен укып, икенче биткә күчкәч, Габдулла өзелеп калган җөмләне ялгый алмый тынып калды. Ә.Фәйзи. – Менә сиңа Кыш бабай һәм Кар кызы! – диде ул, сүзен сүзгә ялгый алмый. Д.Гыйсметдин 9) күч. Сүзгә, әңгәмәгә катнашып, кушылып, өстәп әйтү яки алдагы сөйләүченең фикерен дәвам иттерү. Ләкин Зәлиянең сизгер карашы барысын да үтәли күреп, сизеп торган диярсең, ул үзенең сүзен нәкъ шуңа китереп ялгады. Р.Вәлиев. – Һушы китте бит безнең ат-ат булып уйнаганга, – дип сүзне ялгады Гайнулла, – аларда бар эш тә техникага җайланган, малайлар. К.Кара 10) күч. Кушып җибәрү, берләштерү. Минемчә, дүртенче күренешне бишенче күренешкә ялгарга кирәк булыр. М.Җәлил. Шуңа күрә бу төр әсәрләрне, алардагы аерым күренешләрне механик рәвештә тегендә-монда ялгарга тырышу – күркәм гамәл түгел. Х.Миңнегулов 11) күч. Мөнәсәбәтләрнең яхшыруына, рухи бәйләнешнең якынаюына сәбәпче булу; бәйләү; дуслаштыру, якынайту. Бүгенгесе көндә, белеп кал, Әсфан белән безнең араны Фәүзия ялгады. А.Гыйләҗев. Казан йортта сезнең белән туганлык җепләре ялгап яшәргә атлыгып торучыларны санап бетергесез. В.Имамов 12) күч. Нәрсәнедер бер-бер артлы эшләү, берсе артыннан ук икенчесен эшләү; кушып китү. Ә Асия бер көйгә икенчесен, өченчесен ялгап, һаман уйный бирде. Г.Әпсәләмов Ялгап алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә ялгау; вакытлыча ялгау. Берәм-берәм исәнләшеп, Габдрахман белән сүз ялгап алды: – Җә, эшләрең ничек? Г.Ибраһимов. Чыбыкларны ялгап алу Ялгап бару Эзлекле рәвештә, рәттән ялгау; бер-бер артлы ялгау. Врач та аны ташлап чыгарга уңайсызлана, бер-ике сүз белән генә, җайлап, сөйләшүне ялгап бара иде. А.Гыйләҗев. Әсәрдә укучы күз алдыннан язучының оста каләме белән чылбыр боҗралары шикелле бер-берсенә матур итеп ялгап барган күпсанлы вакыйгалар үтә, алар эчендә төрле-төрле персонажлар калкып чыга. М.Хәсәнов Ялгап бетерү Бөтенләй, ахырына кадәр ялгау. Ялгап бетергәч, ике башыннан тотып тартты да түгәрәкләнеп тезелгән иптәшләренә күрсәтте: – Күрдеңме? Г.Сабитов. – Нинди бала? – дип, Алмаз фикер очын ялгап бетерә алмаган төстә карады. Х.Камалов Ялгап бирү Башка кеше өчен ялгау. – Әй-й, җаныем, ирем бигрәк юньсез инде, шушы үтүкнең чыбыгын гына ялгап бирә алмассың микән? – ди. Аманулла Ялгап җибәрү Җае белән ялгау; тиз арада ялгау. Кергәннән бирле кунак кыздан ул да күзен алмый, сүз ялгап җибәрергә җай гына көтеп утыра иде. Г.Бәширов Ялгап йөрү Гел ялгау; озак вакыт дәвамында ялгау. ФЗӨ мәктәпләренә җибәрелеп, 16 яшьтә әти-әнидән, туганнардан читтә, чабатадан, тездән су ерып, шахтада электр чыбыклары ялгап йөрүләр дә җиңел булмады. Безнең гәҗит Ялгап карау Ялгарга тырышу; белү, сынау өчен ялгау. Операциясез генә ялгап карыйбыз дип, кулга укол кадый һәм – а-а-а! Э.Закирова. Аларны, бәлки, корама юргандай итеп, очын-очка ялгап карарга булыр? Г.Якупова Ялгап китү Ниндидер бер моменттан башлап ялгау. – Әле моны Гриша да белми, – дип, өзелгән сүзен ялгап китте ул бераздан. М.Әмирханов Ялгап кую Тиз генә ялгау; алдан ялгау; бер тапкыр яки кинәт ялгау. Сузып әйтелгән сүзенә үзе ялгап та куйды: – Берәр җиргә барып утырсаң иде. А.Алиш. Табиб алар арасындагы өзелгән җепләрнең бер нечкәсен генә булса да ялгап куярга омтылыш ясагандай иткән иде. М.Маликова Ялгап тору Даими ялгау; озак вакыт ялгау; әле, хәзер ялгау. Үткәннәрнең моңлы авазын бүгенге белән ялгап торган җанлы күпер кайда өзелгән? А.Вергазов. Ерак-еракларны ялгап тора Безнең буыннарның бәйләнеше. Л.Шәех Ялгап утыру сөйл. к. ялгап тору. Әйтерсең ки шул көйләр бүген дә дәвам итә – Гатуф атлы Бикимов иске хатирәләргә охшаган көйләрен бер-берсенә ялгап утыра... Ә.Баян. Үткен сатирасы, иркә юморы, тирән лирикасы белән татарны таң калдырган халык шагыйре Гамил Афзал, төпле фикерле, тарих кыяларын бүгенгегә ялгап утырган галим Альберт Фәтхи – шушы авыл балалары. Р.Мәрданов Ялгап яту сөйл. к. ялгап тору. Көннәрдән бер көнне Сәрвәр, иртән үк килеп, сабанның сынган төрәнен ялгап ята иде, алачыкка, сулуы кабып, Гөлнур йөгереп керде. К.Тимбикова Ялгый башлау Ялгарга тотыну. Өзелгән урын ерак түгел иде, әмма ялгый башлагач, телефон чыбыгының бер метр чамасы кыскарганлыгы беленде. Г.Әпсәләмов. Мин телефонның шнурын ялгый башладым. Ф.Яруллин |