ЯЛГАНЧЫЛЫК и. Ялганчы булу үзлеге; ялган сөйләү гадәте. И егет, ирләр арасында ялганчылык – гаеп эштер. К.Насыйри. Син теләсәң ничаклы килештереп сөйләмә, әгәр синең сөйләгәннәреңнең ялган икәнлеген белсәләр, хәзернең эчендә синең маңгаеңа ялганчылык мөһере басалар да куялар. Гали Рәхим |