ЯЛГАНЧЫ и. 1. Ялган сөйләүче, ялган сөйләү гадәте булган кеше. Авылда аның ялганчы дигән даны чыккан иде. Т.Миңнуллин. Каршы әйтеп, күңелен төшерәсеңме, ризалык биреп, ялганчы буласыңмы? Р.Рахман 2. с. мәгъ. 1) Ялган сөйли торган; алдый торган. Буш, ялганчы кешеләр минем дошманыма әверелер. А.Хәлим. Айрат беренче мәртәбә халык зирәклегенә таң калды – хәтерендә балачактан ялганчы көтүче турындагы әкият яңарды. Х.Ширмән 2) к. ялган ( 6 мәгъ.). Мунчаның өйалдына эленгән ялганчы йозагын ачып эчкә узды, андагы керосин лампасын яндырып, ләүкәдәге әйберләрне алып куйды да, утны сүндереп, шунда ятты. Ф.Садриев. Күгәреп беткән ялганчы йозакны алып, ишеген киң ачып, йорт ияләренә шаулатып сәламен биреп, түргә узгандыр. Г.Габидуллина ◊ Ялганчы чокыры Муенның арткы өлешендәге батынкы урын. Һашимның куллары салынды, башы иелде, ялганчы чокыры йодрык сыярлык булып тирәнәйде. Р.Зарипов. Абыйсыннан калган кыршылган сумкасын асып барганда, каршысына без юлыксак, безгә йодрык сыешлы йөнтәс ялганчы чокырын гына күрсәтеп узып китәр иде. Р.Төхфәтуллин |