ЯЛГАНУ ф. 1) төш. юн. к. ялгау ( 1 мәгъ.). Торбага торба ялгана, көнгә көн тоташа торгач, Тугаш бабай күрсәтергә вәгъдә иткән бәйрәм дә сиздермичә генә килеп җитте. Ә.Баян. Паровоз, безнең хәлне аңлагандай, авыр пуфылдап куя, рельс белән рельс ялганган җирдә вагоннар чак кына сөрлеккәндәй акрынаялар да кабат алга тартылалар. Ф.Хуҗин 2) мед. Тоташу, берегү, берегеп үсү. Сынган сөяк ялгана, күңел сының сынмасын, ди, әнә халык әйтә. Р.Төхфәтуллин. Кулының сынып ялганган булуына карамастан, Газдал аңа эш кушты да эш кушты. Ф.Садриев 3) мед. Йомылу, бетәшү (яра тур.). Аның бит башындагы ярасы инде күптән төзәлде, ләкин яңагындагы ярасы һаман төзәлеп, ялганып җитми әле. А.Шамов 4) бот. Башка үсемлектән күчереп утыртылган бөре, чыбыкча һ.б.ш. тоташу, кушылу. Ә агачта исә Совет – Германия дуслыгына егерме ел тулу хөрмәтенә ялганган ботак үсә. М.Гәрәев. Ялганган бөрене целлофан пакет белән төреп, «теплица» ясарга киңәш ителә. Кәеф ничек? 5) Булганына өстәп, башка материаллар кушып тагын да озынайтылу (чәч, тырнак, керфек һ.б.ш. тур.). Регинаның ялганган тырнаклары гына аны бераз сискәндереп җибәрде. Ф.Яруллин. Ялганган чәч – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сөенеч түгел, бәлки кешенең үз наданлыгы белән уйлап чыгарылган яманлыгы гына. Ф.Яхин 6) Хәбәрләшергә мөмкинлек туу, теге яки бу элемтә чарасы ярдәмендә бәйләнешкә керү; тоташу. Ул арада элемтә өзелеп китте, кабат ялганды һәм елау катыш: «Улым... улым...» – дигән сүзләр ишетелде. Ф.Садриев 7) Тоташу; кушылу (электр, интернет һ.б.дан файдалану тур.). Ут сүнүгә, кабинетыма майор атылып килеп керде, мин подвалга төшеп киттем, ә Рабит абыең, челтәргә ялганган ватык чәйнекне аласы барын сылтау итеп, үз кабинетына олакты. Ф.Бәллүр 8) лингв. Сүзнең тамырына, нигезенә яки кушымчага кушылу. Бер очракта сүзләрнең әүвәлге әйтелешендәге кайбер авазлар, иҗекләр төшеп калса, икенче бер очракта төп мәгънә белдерүче сүзләргә өстәмә иҗекләр ялганырга мөмкин. Н.Фәттах. Әйтик, көндәлек аралашуда татарлар рус алынмаларын татар сүзләренә генә ялганырга тиешле кушымчалар өстәп куллана. Р.Рахман 9) күч. Кайсы яктан булса да берәр нәрсә белән бәйле булу, шуңа нигезләнү, шуннан килеп чыгу, шуңа тоташу. Бик тә озын гомерле, хәтта безнең көннәргә үк килеп ялганган проблема бу. М.Вәли-Барҗылы. Бизнә – мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗанинең дә нәсел тамыры ялганган авыл икән. Безнең мирас // Берәр кеше белән рухи бәйләнештә булу. Истәлегем – сиңа ялганган. Р.Әхмәтҗан. Ә минем җырлы бу халәт синең җанга ялганган! Р.Гаташ 10) күч. Бер-бер артлы булу; берсеннән соң ук икенчесе башлану. Яңа даирәне үзләштерү, хисапсыз очрашулар, берсе икенчесенә ялганган командировкалар... Н.Мириханов 11) күч. Сүз, әңгәмә, эш-хәл эзлекле булу, бер-бер артлы берегеп, дәвам итеп тору. Бераз дәшми барганнан соң, сүз тагын ялганды. Г.Кутуй. Әңгәмә үз җае белән көндәлек яшәешкә, шәхси тормышка килеп ялганды. М.Маликова Ялгана бару Эзлекле рәвештә, һаман ялгану. Буыннар шулай өзелеп-өзелеп ялгана бара! Ш.Галиев. Шулай очы очка ялгана барды. Ф.Җамалетдинова Ялгана башлау Ялгануга таба бару; ялгану билгеләре күренү, сизелү. Аяклары сөяк ялгана башлаган урыннан шешеп чыга. Ә.Галиев. Их, өзделәр бит әле ялгана башлаган язмыш җебен. М.Галиев Ялгана тору Даими, эзлекле рәвештә ялгану. Гауга кухнядан караватка, караваттан аш-су тирәсенә ялгана торды, өзелмәде. А.Гыйләҗев. Сүзгә сүз ялгана торгач, әңгәмә әкрен генә җанланып китте. Р.Габделхакова Ялгана төшү Беркадәр ялгану; тагын да яхшырак ялгану. Әлегә иртәрәк икән, сөякләре ялгана төшкәнне көтәләр. Р.Вәлиева Ялганып бетү Тулысынча ялгану; барысы да ялганган хәлгә килү. Кайберәүләр арасында кат-кат ялганып беткән төенле җепләр, я тегәрҗеп, кәтүк җепләре генә. Ш.Галиев. Шулай да кайбер мәгълүматларның очы очка ялганып бетми. Р.Мостафин Ялганып җитү Тиешенчә ялгану; тулысынча ялгану. Ләкин барыбер сүзгә сүз ялганып җитми, күңелдәге теге олы яңа хис-тойгы, әле уңайсыз күз карашы булып, әле урынсыз әйтелгән сүз булып, кабат тышка бәреп чыга, бу матур, бәхетле һәм серле-илаһи дөньядан читкә тайпылырга мөмкинлек бирми... Г.Гыйльманов. Шәмсүн Рәфиснең бу халәтен сизде һәм моны кырыс, туры сүзле булып маташкан элекке дустын җиңүе итеп кабул итте, шуңа күрә, ике арадагы мөнәсәбәтләр юньләп ялганып җитмәгәнлектән, урынсыз һәм вакытсыз уенын туктатырга булды... А.Вергазов Ялганып калу Ялганырга өлгерү. Сөяге шул вакытта ук ялганып калган, диләр. М.Вәлиев Ялганып килү Акрынлап ялгану, ялгануга якынлашу. Димәк, җөе ялганып килә. Н.Әхмәдиев. Ул хатларга каршы безнең кызлар бик теләп җавап язалар, кайсыберләре арасында хәтта якын дуслык җепләре дә ялганып килә бугай. С.Сабиров Ялганып китү Берәр тәэсирдән, вакыйгадан соң ялгану. Икенче көнне әнисе белән аның арасында шундыйрак сүз ялганып китте. Н.Фәттах. Коръән аятьләренә үзләре иҗат иткән тезмә юллар да ялганып китә, дөнья хәлләре дә. К.Миңлебаев Ялганып кую Алдан ук ялгану; тиз арада ялгану; ялганган хәлгә килү. Аның ярдәмчеләре күз иярмәслек тизлектә элеватор, автоматик ачкыч, трос ише нәрсәләр белән эш итә, һәм корыч колонна торбалары, теш камаштырырдай каты һәм ачы шыгырдап, берсе икенчесенә ялганып куя. Э.Касыймов Ялганып тору Вакытлыча ялганган булу; бер-бер артлы ялгану; даими ялгану. Тормыш мәшәкатьләре берсе артыннан берсе туып, үзара ялганып тора. Н.Әхмәдиев. Ниндидер мизгелдә иреннәр бер-берсенә ялганып торды. Х.Камалов |