ЯЛГАНМАЛЫЛЫК и. лингв. Агглютинативлык. Сүзтезмәне язганда да әдәби тел нормалары, аның эчке законнары (сингармонизм, басым, ялганмалылык, тәртип, аһәң һ.б.) сакланырга тиеш, ә аларны чын-чыннан гамәлгә ашыру, үтәү мөмкинлеге синтагманы әйтү барышында төгәлрәк саклана. И.Низамов. Автор бу уңайдан төрки телләр өчен хас күп кенә лексик, фонетик һәм грамматик закончалыкларны күрсәтеп үтә: сингармонизм күренеше, ялганмалылык, родларның булмавы, тартым категориясе булу, ярдәмче фигыльләрнең зур урын тотуы, гомумтөрки лексик фондның барлыкка килүе, төрки сөйләмнең, сүз тәртибенең үзенчәлекле төзелеше һ.б. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә