ЯЛГАНМАЛЫК и. ялг. 1) к. ялганмалылык . Г.Алпаров «Татар теленең ялганмалык табигате турында» (1927) исемле мәкаләсендә сүз ясый торган, сүз төрләндерә торган һәм өстәмә кушымчаларны бүлеп чыгара. Р.Фәттахова. Моңарчы да тупланган фәнни күзәтүләргә, тәҗрибәгә таянып әйтә килдек, бүген дә кабатлыйбыз: алфавитның һәм аннан аерылгысыз орфография-орфоэпия-пунктуация кагыйдәләренең хәзерге иҗтимагый сөйләм таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүе, камил булуы аларның татар теленең төп законнарына (сингармонизм, басым, ялганмалык, тыныш-аһәң һ.б.) нигезләнүенә бәйле. Ватаным Татарстан

2) а.х. Күчереп ялгау өчен әзерләнгән чыбыкча, бөре һ.б.ш. материал. Алмагач өчен ялганмалыклар әзерләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә