ЯЛГАНМАЛЫ с. 1) Ялганмасы булган. Ялганмалы алмагач. Ялганмалы чия агачы. Ялганмалы җиң

2) лингв. к. агглютинатив. Кушымчалар – безнең бер татар телендә генә түгел, бәлки барлык ялганмалы телләрдә дә иң әһәмиятле урын алган морфологик элементларның берсе. Х.Бәдигый. Тик И.Гиганов кына үз грамматикасында, рус теле белән чагыштырып, татар теленең байтак үзенчәлекләрен дөрес билгели алган: татар телендә «сүзләргә кушымчалар ялгана» дигән искәрмәсе белән әһәмиятле бер үзенчәлеккә татар теленең ялганмалы табигатенә игътибар итә. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә