ЯЛГАНМА и. 1. 1) Ялганган әйбер; берәр зур нәрсәнең ялганган өлеше. Насослар эш басымын бирә башлагач, трубопроводның бер ялганмасы чималны тышка чыгара башлады. Казан утлары. Түбән Вартадан 62 чакрым ераклыкта Пурпе Самотлор магистраль нефтьүткәргеченең беренче ялганмасы эретеп ябыштырылды. Яңарыш

2) а.х. Башка үсемлектән алып ялгау өчен файдаланылган тамыр һәм кәүсә өлешеннән гыйбарәт үсемлек; русчасы: подвой. Ялгамны ялганмага тамыры булган икенче үсемлеккә сабакларын бер-берсенә туры китереп тоташтыралар һәм киселгән урынны махсус материал белән тыгыз итеп бәйләп куялар. Биологияч

2. с. мәгъ. Ялганган, кушылган. Әлеге сыйфатларның барысы да ялганма үсентегә күчә, кыярның тәме исә шул ук кала. Якты юл. Ялганма ботак. Ялганма чәч



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә