ЯЛГАНЛЫК и. 1) Дөреслеккә туры килмәү хәле; ялган булу. Давыд бер-ике сүз белән хәбәрнең ялганлыгын аңлатты. Г.Ибраһимов. Шахтёр, башка тыңлаучыларга күзен кысып, сүзнең ялганлыгын белгертеп ала. А.Алиш 2) ялг. к. ялган 1. Чөнки күз буярга тырышу, ялганлык чанасына утыру, төлке кебек койрык болгап маташу корымы аның намусына аз гына да буялмаган әле. С.Поварисов. Ихласлыкны тапмый кешеләрдән, Җаның гаҗизләнеп калганда, Ялганлыкны белмәс саф чисталык Табарсың син сабый балаңда. Ф.Дәүләтгәрәева |