ЯЛГАНЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. ялганлау . Ай-һай-һай! Ярый, ялганлашмыйк. М.Хәбибуллин. Безнең өйдә алдашу-ялганлашу, бер-береңә кырын карау юк. Сөембикә

2) ялг. к. ялганлау. Белер хәлем юк: кайсы ялганлаша. Р.Ханнанов. Теге нәмәстә: «Сәгатьне мин сатып алдым! Акча да түләдем», дип, күзгә карап ялганлаша бит. Р.Мулланурова

Ялганлаша башлау Ялганлашырга керешү. Бер-берсенә ялганлаша башлаганнар икән

Ялганлаша тору Билгеле вакыт ялганлашу. Ялганлаша торгач, күзләрем атылып чыга язды. Р.Гаязетдин

Ялганлашып йөрү Озак вакыт дәвамында ялганлашу. Ә нишләп сез ялганлашып йөрисез? Улыгыз сукканны, киленем кыйнады, дип киләсез? Гөлшәһидә

Ялганлашып тору Һәрвакыт ялганлашу; әле хәзер ялганлашу

Ялганлашып яту к. ялганлашып тору. – Ялганлашып ятсаң, хаҗи абзыеңның каргышы төшәр башыңа, бел аны! диде. Р.Максутов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә