ЯЛГАНЛА’У ф. Ялган сөйләү, алдау. Хатын иртәрәк кайтырга кушкан иде, дип ялганлады Хәмит. Ә.Сафиуллин. Ялганлый Юныс, күрәләтә кара яла яга. М.Маликова

Ялганлап алу Берара, аз гына ялганлау. Биредә ант кабул иткәнчегә кадәр, дип, ялганлап алалар. Кәеф ничек?

Ялганлап җибәрү Тиз генә, җиңелчә генә ялганлау. Шуңа малайлар керә-керешкә: – Хуҗа абзый, берәр нәрсә ялганлап җибәр әле, – диләр. Ф.Яруллин. Син дә бераз ялганлап җибәр шунда, тизрәк дан казанырсың. Р.Нуруллин

Ялганлап йөрү Гел ялганлау; озак вакыт дәвамында ялганлау. Карт башы белән ялганлап йөргәне өчен битенә төкерер идем, бәхете, өйдә юк икән. Т.Гыйззәт

Ялганлап калу Ялганларга өлгерү. Исереп, өстәл астына ауганчы ялганлап кал ---. Г.Ибраһимов

Ялганлап карау Ялганларга тырышу. – Юк, кызый, яшермә, яшермә, сөйгән егетең дә, мәсәлән, мин сүккәч, тилиграм дип ялганлап караган иде дә... юк, бабагызны, мәсәлән, алай алдый алмассыз, – диенә иде. Ф.Әмирхан

Ялганлап килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле даими ялганлау. Әмма әнинең тормышы турында ялганлап килергә мәҗбүр булды Алинә. Сөембикә

Ялганлап кую Көтмәгәндә, тиз генә ялганлау

Ялганлап ташлау Ашыгу, ялгышлык һ.б.ш. белән ялганлау. – Андагы чигешләр, бизәкләрне... ни... әнием күчереп алмакчы иде! – дип, үзем дә сизмичә ялганлап ташладым. Р.Батулла

Ялганлап тору Әледән-әле ялганлау; хәзерге моментта ялганлау. Телемне әрәм итеп ялганлап торам менә! Г.Бәширов. Сезнең алда да ялганлап торгач, мин аның белән бүтән бер көн дә эшләячәк түгел. В.Нуруллин

Ялганлап утыру сөйл. к. ялганлап тору. Карт башыгыз белән ялганлап утырасыз! Р.Зәйдулла. Соң бу легенданы мин балыкчылардан ишеткән идем, ә син, төшемә керде, дип ялганлап утырасың. З.Мурсиев

Ялганлый башлау Ялганларга тотыну. Ялганлый башласа, аның йөзе кызара, һәм барыбер тотыла. Г.Кутуй. Ирексездән ялганлый башласам да, әнием барыбер сизәчәк һәм гафу да итмәячәк. Ә.Еники

Ялганлый бирү Бернигә дә карамый ялганлау; ялганлавын дәвам итү. Шулай булса да, ул кыенсынмый, һаман килеп кергән бер кешегә ялганлый бирә. Г.Бәширов. Ә менә Мостафин каш астыннан гына елмаеп, үзенчә: «Әйдә, әйдә, ялганлый бир тыңлаучы барда», дип әйтә сыман иде. Ф.Зыятдинов

Ялганлый төшү Бераз гына ялганлау; тагын да күбрәк ялганлау. Тизлеге харап: ун адымга ким дигәндә ун минут узгандыр, чак кына ялганлый төшсәң. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә