ЯЛГАН и. 1. 1) Бозып күрсәтелгән чынбарлык; хакыйкатькә туры килмәгән факт, мәгълүмат. Сугыш турындагы китапларны укый башласам, шыр ялган күреп, җенем кабара. Ф.Яруллин. Нәтиҗәдә мин, барып, халыкка ялган сөйләргә тиеш. А.Гыйләҗев

2) Алдау максаты белән хакыйкатькә туры килмәгәнен белә торып әйтелгән сүз. Кәримә, үзенә һич хас булмаган рәвештә, нечкә тавышы белән кычкырып ук җибәрде: – Ялган, ышанмагыз, ялган бу! Ә.Еники. – Ялган, һич ышанма! – диде дуслар. А.Хәлим

3) Алдау очрагы, алдау гамәле. Ялган һәм хыянәт ачысыннан сыгылып төшкән ирне «туганнар» да артык үзләрендә тотарга теләмәде. А.Әхмәтгалиева

2. с. мәгъ. 1) Чынбарлыкны, хакыйкатьне бозып күрсәтә торган, дөрес булмаган, чын булмаган. Авыруым турындагы ялган хәбәрне ишетмәгән булсаң, бәлки, килмәгән дә булыр идең. Р.Батулла. Ниндидер ялган шаһитлар таптырып, өстемнән җинаять эше ачтырды. Х.Ибраһим

2) Чын булмаган, ләкин чын дип кабул ителгән, шулай күзалланган; алданулы (хис-кичерешләр тур.). Ялган хисләр, ялган сөюләрдән Йөрәккәем тәмам суынды. Р.Зәкуан. Шәрифне яратам дип йөрүе ялган хис булып чыкса? А.Әхмәтгалиева

3) Ясалма; ялгыш караш тудыра торган. Ялган пафос, ялган батырлык күп булган ул әсәрләрдә, ә кешеләргә дөреслекне белү кыйбат. Р.Фәйзуллин. Ялган өмет. Ялган вәгъдә

4) Кемнедер алдау, табыш алу һ.б.ш. максаттан, тышкы билгеләре белән чын, хакыйкый әйбергә, оригиналга охшатып ясалган. Сез табышны уртаклашмадыгыз, ялган документка кул куймагач, кем гаепли алсын кешене... Г.Афзал. – Ялган акча мондый буламыни?! – диде Шәфи, хихылдап, һәм бер капны аңа сузды. З.Мәхмүди

5) Ялгыш; дөрес булмаган; көтелгән нәтиҗә бирми торган. Хәйләкәр төлке аучыны алдап баргандай, аны ялган юлларга да кертеп җибәргәләде. Ф.Садриев. Тикшерүне юри ялган юлга алып керергә маташасыз! Р.Зәйдулла

6) Күренеше генә булган, үз функциясен тулысынча башкармый торган. Анда аны ялган йозак каршы алды. М.Хәсәнов. Ялган йозак кына эленгәние, кул тидерүгә, ачыла да китә. К.Кәримов

Ялганга чыгару Ялган итеп күрсәтү; ялган итеп тәкъдим итү. Агент аның сөйләгәннәрен берәм-берәм ялганга чыгарып битемә бәрер, дигән шик һаман аны сагайта һәм аның җаенарак ятарга, энәләрен тырпайтмаска мәҗбүр итә иде. Х.Камалов. Шулай итеп, аларны ялганга чыгардылар. Р.Сафин. Ялганга чыгу Ялган булуы фаш ителү; дөрес булмау; алай булып чыкмау. «Матур урыннар күрсәтәм» дип шапырынды да бит, менә сүзе ялганга чыкты. Г.Бәширов. Болар да килгән булгач, туры элемтә дигәннәре ялганга чыкмый, димәк. В.Имамов. Ялган капчыгы Ялганларга бик оста һәм һәвәс кеше; оста ялганчы. – Пётр, син – ялган капчыгы, яле, менә хәзер безне тагын бер алдалап карачы? – диделәр. Т.Әйди. Ә син, ялган капчыгы, учакны дөрләт. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә