ЯЛГАМ и. 1) Берәр нәрсәгә ялганган деталь, өлеш һ.б. нәрсә. Монда да теманың үзенә күрә башлам өлеше, куелыш үзенчәлеге, тәмамлануны күздә тоткан ялгам өлеше була. Р.Абдуллина 2) а.х. Башка үсемлеккә ялганган бөре, ботак һ.б.ш.; русчасы: привой. Аның өчен үрчетә торган агачтан чыбыкчалар яки кабыгы белән бөреләр (күзчәләр) кисеп алалар. Бу ялгам дип атала. Ботаника. Чәчү, күчереп утырту, агачларга ялгам ясау, үрчетү өчен агач ботаклары кисү эшләрен башкарырга була. Сөембикә |