ЯЛВАРУ ф. Бик нык үтенү, ялынып, түбәнчелек белән сорау. Әнисе аны тагын оялтырга тырышты, ялынды, ялварды: – Халык төртмә теле белән күз ачырмас. Акылыңа кил, диде. В.Имамов. Кайчакта исә ниләрдер үтенә, ялвара, күңеле нечкәреп, елый да башлый... З.Мифтахов

Ялвара башлау Ялварырга тотыну. Менә шул чакта, янә миңа карап, яше вә карты сине дә, мине дә дөньяга яраткан бердәнбер Раббыбызга ялвара башлый. Г.Галиева. Ул куркуын, каушавын чак-чак басып, Дилүскә үрсәләнеп ялвара башлады: – Дилүс, зинһарлар дип сорыйм, акылыңа кил, исәрләнмә!.. Г.Гыйльманов

Ялвара бирү Бернигә карамый ялваруын дәвам итү. Беребезне дә ишетми, ялвара бирә ---. М.Вәлиев

Ялвара төшү Бераз ялвару; тагын да ныграк ялвару. – Ялвара төшсәң, ризалык бирмәсме соң, – диде ул аптырагач. Р.Вәлиева

Ялварып йөрү Гел, озак вакыт дәвамында ялвару. Кыйна син мине, Төхфәт, үтер... Бәкегә илтеп ташла... Мин гаепле, – дип ялварып йөрде. Г.Кутуй. Хәзерге авыл советы председателе әнә, баганаларын да, җепсәлекләрен дә, рәшәткәлек тактасын да үзем табам, эш хакын да түлим, тик коймасын гына коеп бирегез шул зиратның дип, күпме ялварып йөрде. В.Нуруллин

Ялварып тору Әледән-әле яки озак вакыт дәвамында ялвару; хәзерге моментта ялвару. Кул сузып, ялварып торучылар күренми. Р.Батулла. Идәнгә тезләнгән килеш, табактагы балыкка ялварып торучы картын күргәч, ишек катында пәйда булган Фатыйма карчык шундук почмакка посты. Г.Гыйльманов

Ялварып утыру сөйл. к. ялварып тору. Аллага ялварып утырырга гына калды микәнни? Ф.Садриев. Кәҗәбистәселәргә, киләчәккә өметләнеп: «Сатып алыгыз безнең җирләрне!» – дип ялварып утырасы гына кала. Татарстан яшьләре

Ялварып яту сөйл. к. ялварып тору. Василий 1431 нче елның 15 нче августында, Юрий өч атна соң – 8 нче сентябрендә Сарай шәһәренә таба юлга чыгып, икесе дә Алтын Урда ханының күңелен табар өчен ялагайланып, хан тирәсендәге зуррак түрәләрнең күңелен табарга тырышып, бер елга якын тарелка тотып ялварып яттылар. Безнең мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә