ЯЛБЫР с. 1) Озын һәм куе (йон, ябага, чәч тур.). Бик искергән, кыйшайган табанлы ботинкалар, билгесез төстәге чалбар, җиң очлары сүсәреп, итәкләре каешланып беткән фуфайка, күптән кырынмаган тупас йөз, агачтан юнган кебек күренгән шул йөзгә азрак ямь бирүче җитез, йөгерек күзләр, ялбыр чәч – һич күргән кешесе түгел. Д.Булатова 2) Киң ябалдашлы һәм куе яфраклы (агач тур.). Әнә теге ялбыр каенның астында бер вакытта җырлап утырган идем, әнә теге әрәмәнең уртасында утырган юкә агачына без үткән ел умарта күтәргән идек. М.Гафури. Биредә якты каен, ялбыр юкә, моңсыл таллар, горур имән, мәһабәт карагайлар юк. З.Мурсиев 3) Катлауланып торган (болытлар тур.). Тиеп тора болытларга, Болытлары – ялбыр. Өстәвенә бертуктаусыз Явып тора яңгыр. Р.Миңнуллин. Бүген вакыт шуышып кына атлый, Ялбыр болытларны бөркәнеп. Р.Бикбаев 4) Тырпаеп торган. Мәхәббәт дигәндә, кәкре аяклы, ялбыр колаклы, табак битле Шиһапның гыйшык тотып йөрүләрен күз алдына китерүе кыен хәзер. М.Кәрим |