ЯЛАШУ ф. урт. юн. 1) к. ялау I ( 1 мәгъ.). Соңгы сүз шул гына: үҗәт булыйк, усал булыйк, этләшеп, тешләшеп, соңыннан ялашып, дуслашып, эт елында чын этләрчә яшик, җәмәгать. Ф.Дәүләтбаев 2) гади с. Үбешү. Без кешечә торабыз. Ялашкан чаклар да, талашкан чаклар да булыр. Р.Батулла. «Ир-хатын талашыр, кич җиткәнче ялашыр» дигән гыйбарә шуны аңлата бит инде. Ю.Сафиуллин Ялашып тору Озак ялашу; хәзерге моментта ялашу. Сарык бәрәннәре бер-берсен ялашып торалар |