ЯЛА’У II и. иск. 1) Байрак; әләм. Шуңа күрә татар телендә ялау дип байрак-әләмне дә, тун төймәсе өчен ясалган элмәкне дә атыйлар. Р.Әхмәтьянов. Әмма Япанча поскын гаскәр барын белде, чөнки Казан каласының иң биек манарасы Илекмән түбәсеннән аңа ялау болгыйлар. Р.Батулла 2) Аерма билгесе буларак, гаскәриләр баш киеменә куела торган кечкенә әләм. Шлем ялавы 3) диал. Төймә элмәге. Тунның ялавы өзелгән |