ЯЛА’У I ф. 1) Нәрсәне дә булса тел белән сыпыру. Койрыгын ялый икән, димәк, мәче юына. Г.Гыйльманов. Иреннәрен ялый-ялый балык тазарткан киленгә бианасы бер генә карады һәм уйлаганын кычкырып әйтте: «Малай булыр микәнни?» Д.Булатова

2) Тел белән тидергәләп, сыпырып җыя-җыя ашау, эчү (хайваннар тур.). Мич каршында ала песи баласы тәлинкәдән сөт ялый. Г.Әпсәләмов. Сыерлар тоз ялаганда, бозаулар боз ялый. Д.Салихов

3) күч. Бик тиз генә кыздырып, көйдереп, яндырып алу (ут, ялкын, кояш һ.б.ш. тур.). Ялкын ялый кыекны! Ут нәкъ безнең физика бүлмәсендә, Төтен... М.Җәлил

4) Эретеп, киптереп һ.б. юкка чыгару. Хәзер әнә язгы сулар әз-мәз җыелып ала да, кояш ялый башлагач, бетә дә китә. А.Гыйләҗев

5) күч. Нәрсәнең дә булса вакыт-вакыт берәр өслеккә тиеп китүе. Дулкыннар бер-бер артлы бетон ярны ялый. М.Маликова. Тәрәзәмне кышкы яңгыр ялый, Бәлки шулдыр җанны сыкрата. М.Сәгъдиев. Аерылабыз. Эзләрне җил ялый. Р.Зәйдулла

Ялап куйган кебек Шома яки бик чиста. Тәмледер, ахырда барысының да тәлинкәләре ялап куйган кебек чип-чиста калды. Алабуга нуры

Ялап алу Берара, аз гына ялау. Оясы алдында тыпыр-тыпыр биеп алып, хуҗасы алдында ялагайлана, кулын ялап ала, үз яныннан җибәрмәскә тырыша. А.Хәсәнов. Аклы-каралы йомгак шикелле тәгәрәп аяк очыма килде, шыңшый-шыңшый, туфли башын ялап алды. А.Тимергалин

Ялап бетерү Тулысынча, барысын да ялау; ялауны тәмамлау. Авылга җитәрәк, соңгы үрне күтәрелгәч, караңгылыкны кызыл телләре белән ялап бетерергә теләгәндәй, үргә үрләп ялкынланган учак күренде. Т.Гарипова. Нәүбәһәр үзе дә, ашказаны суыруга түзә алмыйча, кайтып җиткәнче, онның яртысын ялап бетерә торган иде. Ф.Җамалетдинова

Ялап йөрү Гел ялау, озак вакыт дәвамында ялау. Берме, икеме атнадан соң, без әле һаман да бал тәме килгән иреннәребезне генә ялап йөри башладык. Р.Кәрами. Сез ашаганнан калган сөякне өч көн буе ялап йөрер идем. Л.Лерон

Ялап калу Яларга өлгерү; моментыннан файдаланып ялау. Ялагайлар, койрык болгап, Кулны ялап калыгыз. И.Юзеев

Ялап кую Көтмәгәндә, кинәт яки тиз арада, озакка сузмыйча ялау. Ашап, тәлинкәсен ялап куйганнан соң, Газинур аны буш торган оясы алдына җитәкләде. А.Хәсәнов. Ашап бетергәч, кашыкның эчен дә, тышын да ялап куярга кирәк. Р.Батулла

Ялап тору Гел, даими ялау; сөйләү моментында ялау; билгеле вакыт дәвамында ялау. Бармакларына агып төшкән соңгы морожныен ялап торган малай моны искә дә алмады. Р.Мөхәммәдиев. Куыклы лампа яктысында калын тавыш белән мөгри-мөгри яңа туган бозавын ялап торган сыерны күргәч, күңеленә җылы керде. М.Кәбиров

Ялый бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы ялау. Эткә сөяк ташлагандай кар коела, Таш урамнар ялый бара һәр бөртеген... Л.Гыйбадуллина

Ялый башлау Яларга тотыну. Егет, кычытканга чагылган баладай, уч төбен ялый башлады. К.Кәримов. Беләсеңме, Ялкынны саварга утыруым була, башын бора да битләремне, чәчләремне ялый башлый. Ф.Җамалетдинова

Ялый бирү Бернигә карамый ялавын дәвам итү. Камыр түгелә, бозау ялый бирә. Әкият. Аларга игътибар итмәстән, ул һаман комсызланып ялый бирде. Ф.Яхин

Ялый тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул эш башкарылган вакытта ялау. Борһан ага, сварщикларны да ияртеп, безнең янга килеп җиткәндә, без, телләребезне бер карыш чыгара-чыгара иреннәребезне ялап, бик тәмләп буран суы эчеп утыра идек тел очына буран учлап-учлап кар сибә тора, без ялый торабыз. Р.Төхфәтуллин. Әнисә уйлап та тормады, туңдырмасын ялый торгач, бер туктаган арада: – Беләм, – дип әйтеп куйды. Д.Бүләков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә